Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Татар кызы" финалында катнашкан һәр кыз аерым бер номинациядә җиңде

Финалистларга планшет, мультиварка, табак-савыт һәм косметика тапшырылды.

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Тәүге тапкыр Казанда узучы "Татар кызы-2018" бәйгесендә катнашкан һәр финалист аерым номинациядә бүләкләнде. Бу минутларда опера һәм балет театрында узган бәйге тәмамланды.

"Искиткеч матур бәйрәмне тамаша кылдык. Традициягә әйләнгән әлеге бәйрәм киләчәктә дә дәвам итсен. Туган телебезгә мәхәббәт, ата-аналарыбыз калдырган рухи кыйммәтләр һәрвакыт күңелебездә яшәсен", - диде Халыкара "Татар кызы" бәйгесе президенты Лена Колесникова.

"Татар кызы-2018" финалистларының һәр кайсы аерым номинациядә бүләкләнде.

Бәйгедә 11 төбәктән һәм 3 чит илдән килгән 14 кыз көч сынашты.

"Иң сөйкемле кыз" булып Мигранова Ризидә Ян кызы (Чиләбе өлкәсе) танылды.

"Иң илһамлы кыз" - Нигъмәтуллина Алинә Рушан кызы (Ленинград өлкәсе)

"Иң нурлы кыз" - Таҗетдинова Әлмирә Адис кызы (Свердлау өлкәсе)

"Иң шаян кыз" Мусаева Ләйлә Дамир кызы (Әстерхан өлкәсе)

"Иң нәфис кыз" Кәримова Диләрә Илзар кызы (Ульяновск өлкәсе)

"Моң чишмәсе" Зәбирова Әдилә Илдус (Мәскәү шәһәре)

"Иң ялкынлы кыз" Габдрахманова Гүзәл Фәнил кызы (Татарстан Республикасы)

"Иң зирәк кыз" Надыйрова Илнара Рөстәм кызы (Оренбург шәһәре)

"Иң камил кыз" Кәримова Зиләрә Ришат кызы (Литва)

"Иң нәзакәтле кыз" Гыйльметдинова Диләрә Рифат кызы (Удмуртия Республикасы)

"Иң уңган кыз" Борһанетдинова Ләйсинә Фәнис кызы (Киров өлкәсе)

"Милләткә тугры кыз" Бәйрәмова Энҗе Илшат кызы (Австрия)

"Иң тырыш кыз" Шаһиәхмәтова Зарина Фәнил кызы (Красноярск шәһәре)

"Иң серле кыз" номинациясенә Абдрахманова Динә Нигъмәтулла кызы (Казахстан) лаек булды.

Финалистларның һәрберсенә Златоуст осталары ясаган тәлинкә, мультиварка, планшет, табак-савыт җыелмасы, "Кукмара" металл савыт-саба бүләге, бер кәрҗин косметика, хәситә һәм дипломнар бирелде.

"Татар кызы -2018" исеменә Удмуртия республикасы вәкиле Диләрә Гыйльметдинова лаек булды

 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар кызы