Татар кызы, татар уллары без ( фото)
27 гыйнвар көнне район мәдәният йортында «Татар кызы», «Татар егете» бәйгесе булып узды. Анда тапкыр, зирәк, кыю, уңган 9 кыз һәм 7 егет үз көчләрен сынап карап, бәйге шартлары буенча төрле биремнәр үтәделәр һәм иң-иңнәр генә җиңүче булып танылды.
«Татар егете» дигәч тә күзалдына атын да җигә белә торган, җиң сызганып бөтен эшкә алына торган, сүзен өзеп әйтә торган егет, ә инде «Татар кызы» дигәч тыйнак, бит урталары алсу янган, аш-суга осталыгы белән таң калдыра торган сылукай килеп баса. Һәм беләсезме, конкурс дәвамында үзләрен төрле яклап күрсәтергә өлгергән егет-кызлар арасыннан жюрига да сайлап алу җиңелләрдән булмаса да, алар «Татар кызы» һәм «Татар егете» исемнәренә чын-чынлап лаек булырдай егет белән кызны җиңүче итеп атадылар. Кемнәр соң алар дисезме? Чутай авылыннан Гөлдания Нургалиева белән Арбаш авылыннан Алмаз Бәширов.
Алмаз Арбаш авылында эшче гаиләдә төпчек бала булып аваз сала. Балалар бакчасында йөргән чакта ук ул баян уйнарга өйрәнә, түгәрәкләргә йөри, төрле шигырь конкурсларында катнаша. Мәктәптә укый башлагач аның җырлау сәләте дә ачыла, шулай итеп егет сәхнәгә беренче адымнарын ясый. Шигырь сөйләү, җырлау, бию белән генә дә чикләнеп калмый Алмаз, Карадуган мәдәният йорты куйган театрларда да катнаша башлый. Узган ел аны сәхнәдә күреп, гади авыл егетенең осталыгына үзем дә сокланган идем, ә быел менә ул «Татар егете» булып танылды. Әлбәттә, беренче тапкыр катнашудан ук килми ул җиңү, узган ел Алмаз «Иң уңган егет» номинациясе җиңүчесе булып танылган.
– Минем өчен бу җиңү көтелмәгән хәл булды. Әле дә ышанмыйм. Бәйге барышында башка егетләрнең чыгышларын күзәттем, аларныкы әйбәтрәк кебек иде. Җиңүче буларак мине атагач, башта аптырап калдым, аннан инде сөендем, – ди егет.
Ә менә әлеге конкурсны тамаша кылучылар Алмазның җиңүе лаеклы булды. Сәхнәдә башкарган чабата биюе дә бик матур иде, үз-үзен тотышы да аерылып тора, – дип мактадылар.
– ...Өчле санын бик яратам, өч өчле туган көнем. 2003нең 3 марты һәрьяклап өчле минем..., – дип таныштырды тамашачаны үзе белән Алмаз. Әлеге бәйгедә ул 3 номер астында чыгыш ясады, мөгаен, өчле саны да аңа уңыш теләп торгандыр.
Бүгенге көндә Алмаз Норма һөнәр көллиятендә авыл хуҗалыгы мастеры, механизатор белгечлеге буенча белем ала. Сәләтле егетне анда да төрле бәйгеләрдә катнаштыралар. Алдагы елларда «Татар егет»ендә үзен сынап карарга теләүчеләргә нинди киңәшләреңне бирер идең дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Сәхнәгә чыгарга, тамашачыдан курыкмаска кирәк. Үзеңне сәхнәдә тота алсаң, үзеңне башкалардан өстен куймасаң, саф татар телендә сөйләшеп, сорауларга да шулай ук итеп җавап бирсәң, җиңүгә өмет бар дигән сүз.
– Алмаз, киләчәккә булган планнарың белән дә бүлеш әле.
– Теләгем киләчәктә авылда калып, шушында эшләү. Мин шәһәрне, аның шау-шуын бик яратып бетермим. Авылда һава да икенче, рәхәтрәк тә. Шуңа минем туган ягымны ташлап китәсем килми.
«Татар кызы» Гөлдания дә авылны үз итүче сылукай. Бүгенге көндә ул да туган авылы Чутайда яши, күңеле кушкан эш белән шөгыльләнеп, киләчәккә зур максатлар куя.
– Мин Чутай авылында туып-үстем. Әтием Раиф «Кызыл юл» хуҗалыгында шофер, ә әнием Фидания авыл китапханәсендә китапханәче булып эшли. Мин Чутайда башлангыч, Нөнәгәрдә 9 сыйныф укыганнан соң, Арча көллиятенең тәрбияче бүлегендә белем алдым. Анда укыган вакытта ук торт пешерә башладым, хиджама ясау курслары үтеп, сертификат алдым. Пешергән беренче тортларым туганнарыма гына булса, хәзерге вакытта инде мин заказлар да кабул итәм. Кечкенәдән уй-хыялларым күп иде, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә бик ярата идем. Мәктәптә укыган вакытта да рәсем, кул эшләре буенча конкурсларда катнаштым. Рәсем ясау сәләте миңа әти-әниемнән килә, әлеге шөгыльне бик якын иткәч, рәсем укытучысы булырга дигән хыялларым да бар иде. Ләкин мин тәрбияче һөнәрен сайладым. Алай да укырга керер алдыннан әтием, кызым, пешекче генә булмыйсыңмы соң, бик булдырасың бит аш-суга дигән иде. Алга таба мин барыбер дә шул юнәлешкә кереп киттем һәм үкенмим. Үзеңә ошаган, үзең яраткан һөнәр буенча эшләүдән дә рәхәте юк дип уйлыйм. Инде «Татар кызы» конкурсына килгәндә, анда катнашырга мине Чутай мәдәният йорты хезмәткәрләре чакырды. Әйдә, катнашып кара әле, булдырасың бит, дигәч, мин дә үз көчемне сынап карарга булдым. Сайлап алу турыннан үтеп, Балтачка финалга барасыбызны белгәч башта аптырап калдым, башкарып чыга алырмынмы, дип уйландым. Бирегә бик сәләтле, чибәр кызлар һәм егетләр җыелган иде. Беренче турда үзең белән таныштырырга кирәк иде, мин бу эшне шигырь юллары аша башкардым. Икенче турда үзебезнең иҗади эшләрне башкарырга кирәк иде. Әнием китапханәче булгач, минем китапка мәхәббәт кечкенәдән иде, бу турда да мин шигырь сөйләүгә өстенлек бирдем. Өченче турда безнең белемнәребезне тикшерделәр, барыбыз да аны уңышлы гына башкарып чыктык дигәндә, яңадан сәләтебезне тикшереп карау максатыннан, чигү чиктерделәр. Ул эшләребезне жюрига тапшырып, нәтиҗәләрне көткәндә бик дулкынландым, нинди номинация бирерләр икән дигән уйлар да килде, ләкин һич кенә дә җиңәрмен дип уйламадым. Барыбызны да чыгарып котлау өлешенә күчкәч, башта «Татар егете»н атадылар, аннан инде үземнең дә җиңүче булуымны ишеттем. Ул мизгелләрдә аптарау белән бергә сөенечле хисләр кичердем, – ди Гөлдания.
Район сәхнәсендә ирешкән уңышлары турында Алмаз да, Гөлдания дә бик дулкынланып һәм шул ук вакытта шат елмаю белән сөйлиләр. Аларның җиңүе инде тарих битләренә язылды. Икенче елга шушы бәйгедә үзләрен сынап карарга теләүчеләргә алдан әзерләнеп куярга әле вакыт җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев