Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«ТАТАR СҮЗЕ»ндә балтачлылар сәхнә яулый (+фото)

30 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең зур гала-концерты узды.

Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, классик әдәбиятны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү максатыннан оештырылды. Конкурста 3557 кеше катнашты.Икенче турга 310 катнашучы сайлап алынып алар арасында 40 җиңүче билгеләнде.Бәйгедә безнең районнан да җиңүчеләр бар.10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: Шигърият номинациясендә МәликәАбдуллина икенче, Камил Надыршин өченче урын алды. Проза номинациясендә Эмиль Закиров беренче, Дилә Хисамова икенче урын алды. Мәсәл номинациясендә Дилә Сибагатуллина беренче,Раида Мәрданова икенче, Нәргизә Хәбибрахманова һәм Зилия Әскәрова өченче урын алды. Җиңүчеләребезне, аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларны ихлас күңелдән котлыйм! Алга таба да уңышлар телим.

Чыганак: Рамил Нутфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев