Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Татар җыры"нда беренче тапкыр Әнвәр Нургалиев, Эльмира Кәлимуллина катнашачак

Җырчы матбугат конференциясендә татар халкына рәхмәт әйтте.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина быел Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивалендә беренче тапкыр катнаша. Бу хакта “Барс-Медиа” үткәргән матбугат конференциясендә билгеле булды.

Әнвәр Нургалиев “Барс-Медиа” татар медиа группасына Татарстан тамашачысы өчен җырлый алуына рәхмәтен белдерде. “Мин шушы яшемә җитеп “Алтын Барс” премиясенең лауреаты булуыма бик шат. Үземнең хыялымны чынга ашыра алдым, шул сәбәпле миңа бик рәхәт. Татарстан тамашачысы белән таныштырган, катнаштырган өчен “Барс-Медиа”га рәхмәт. Бу – минем өчен зур бәя”, - диде җырчы.

“Минем бүгенге көндә бик рәхәт чакларым. Минем иҗатымны үз иткәннәре һәм яратканнары өчен татар милләтенә рәхмәтемне белдерәм. Үзен җырчы дип санаган һәр артист да “Татар җыры” фестивалендә катнашырга хыяллана”, - диде Әнвәр Нургалиев.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар җыры