Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстан ландшафтлы архитектура буенча XI Россия милли премиясенә лаек булды

Гран-прины 5 гектардан артык мәйданда җәмәгать пространствосының иң яхшы тормышка ашырылган объекты буларак Кабан күле яры алды.

Татарстаннан 14 проект ландшафтлы архитектура буенча XI Россия милли премиясе лауреатлары булды. Республикадан барлыгы 19 гариза бирелгән, дип хәбәр ителә ТР иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасының пресс-релизында.

Гран-при "5 гектардан артык мәйданлы җәмәгать пространствосының иң яхшы тормышка ашырылган объекты" номинациясендә Кабан күлләре системасы яр буе алды.

Алтын дипломнар белән бүләкләнделәр:

Балтачта Салкын Чишмә  яр буе - "1 гектардан да ким булмаган җәмәгать пространствосының тормышка ашырылмаган иң яхшы проекты".

Яшел Үзән шәһәрендәге скверлар һәм ландшафт паркы булган Комаров урамын комплекслы төзекләндерү — «социаль әһәмияттәге ландшафтлы архитектураның иң яхшы тормышка ашырылмаган проекты".

Бөгелмә шәһәрендәге шәһәр үзәген комплекслы төзекләндерү — " 5 га дан артык мәйданлы торак тирәлеген комплекслы төзекләндерү буенча иң яхшы гамәлгә ашырылган объект».

Яр Чаллы шәһәрендә кварталара транзит җәяүлеләр юлын һәм якын-тирә ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү — "5 гектардан артык мәйданлы торак мохитен комплекслы төзекләндерүнең иң яхшы тормышка ашырылмаган проекты".

«Аккош күле «шәһәр урман паркы» — «Мәдәни һәм тарихи мирас объекты, бакча-парк сәнгате һәйкәлләрен торгызу буенча иң яхшы тормышка ашырылган объекты».

Кабан күле яр буе - «экологик, инженерлык дизайнының иң яхшы тормышка ашырылган объекты".

Казан мэриясе каршындагы иҗади төркем - "елның иң яхшы компаниясе".

2019 елгы World Urban Parks Бөтендөнья конгрессы "елның иң яхшы вакыйгасы".

Көмеш дипломнар белән бүләкләнделәр:

Биләр авылындагы «Изге чишмә» тарихи-мәдәни паркы — «социаль әһәмияткә ия ландшафтлы архитектураның иң яхшы тормышка ашырылган объекты».

«Дан аллеясы» скверын һәм тимерьюлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданны комплекслы төзекләндерү — «1 гектардан артык мәйданда комплекслы төзекләндерү буенча иң яхшы гамәлгә ашырылган объект».

Баулы шәһәрендә шәһәр үзәген төзекләндерү — «1 гектардан артык мәйданлы торак тирәлеген комплекслы төзекләндерү буенча иң яхшы тормышка ашырылмаган проект".

«Дингез - море Татарстана» туристлык- рекреация кластерын үстерү концепциясе, Кама Тамагы районы-«иң яхшы шәһәр төзелеше карары, планлаштыру проекты, концепциясе».

Ык елгасының яр буе линиясе, Мөслим авылы - "Иң яхшы тормышка ашырылган әйләнә-тирә дизайн объекты".

Ландшафтлы архитектура буенча XI Россия милли премиясе соңгы 5 елда Россия территориясендә башкарылган иң яхшы проектлар һәм объектлар өчен бирелә. Премия Россиянең ландшафтлы архитекторлары ассоциациясе тарафыннан Россия архитекторлар берлеге һәм Мәскәү архитекторлары берлеге белән берлектә гамәлгә куелган.

Тулырак: ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ландшафтлы архитектура