Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстан Милли музеенда Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләрен тәкъдим иттеләр

Чын язмаларга бары тик 15 февральдә, шагыйрьнең туган көнендә генә карарга мөмкин булачак.

Татарстан Милли музеенда гадәттәгечә Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләрен тәкъдим иттеләр. Экспонатны 15 февральдә генә карарга мөмкин булачак. Күргәзмә витринасы астында экспонатны шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова урнаштырды.

«Мин Моабит дәфтәрләрен укыганда, мин моны ничек башкарам, дип еш сорыйлар. Барыннан да элек, мин бик зур авырту кичерәм, чөнки бу авыр фаҗигале шартларда, йөрәк белән язылган шигырьләр», — диде Чулпан Җәлилова.
 

Музейга эләгер алдыннан дәфтәрләр нәкъ менә Муса Җәлилнең кызы һәм хатыны кулына эләгә.

Моабит дәфтәре - шагыйрь Моабит төрмәсендә иҗат иткән әсәрләр циклы. Ел саен 15 февральдә Татарстан Милли музеенда әсәрләрнең төп нөсхәләре витрина астында һәркем карый ала торган залда урнаштырыла. Калган вакытта экспонатлар архивларда саклана.

«Кыска гына гомер эчендә Муса Җәлил бик күп өлгерде. Бу бик сирәк очрак, чөнки кешедә зур талант һәм һичшиксез батырлык ярашкан. Ул ахырыга кадәр барлык мөмкин булган ысуллар белән көрәште. Аның батырлыгының дәлилләре бүген Милли музейда тәкъдим ителгән", - диде ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

1946 елда беренче дәфтәрен Татарстан Язучылар берлегенә элеккеге хәрби әсир Нигъмәт Терегулов алып килә. Икенчесе бераз соңрак табылган, аны Брюссельдә Совет илчелегеннән җибәргәннәр - бельгияле Андре Тиммермансны Моабит төрмәсеннән алып чыгып, шагыйрьнең соңгы ихтыярын үтәп, туган ягына җибәргән.

Бүгенге чараны бик күп кешеләр тамаша кылган, алар арасында хакимият вәкилләре, иҗади кешеләр, мәктәп укучылары һәм башкалар бар иде.

Тантананы Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы тәмамлады - скрипка һәм фортепианода шагыйрнең әсәренә Салих Сәйдәшев язган көйне башкардылар.

Тулырак: ТИ

Фото: Арсений Кәримов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муса Җәлил Моабит дәфтәрләре