Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстан Президенты җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага мактаулы исем бирде

Җырчы яраткан тыңлаучыларына, «Барс-Медиа» компаниясенә, Хөкүмәт җитәкчелегенә рәхмәт әйтә.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага Татарстанның атказанган артисты исеме бирү турындагы Карарны имзалаган. Бу турыда Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте.

"Музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Ландыш Нигъмәтҗановага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә" диелгән Карар текстында.

"Бүген мин сезнең белән зур шатлыгымны бүлешәсем килә. Татарстан Республикасы Пезиденты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Карары белән миңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде", — дип яза Ландыш инстаграмдагы сәхифәсендә.

Җырчы яраткан тыңлаучыларына, "Барс-Медиа" компаниясенә, Хөкүмәт җитәкчелегенә рәхмәт әйтә.

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада