Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстанда «1000 дә 1 ләззәт» турының Яңа ел версиясен булдырдылар

Программада катнашучылар республика территориясе буйлап 3 мең сумга ике көнлек сәяхәт кыла алачак.

Татарстанның алты районы Яңа ел бәйрәмнәрендә туристларны ташламалы «ял көннәрендә 1000 дә 1 ләззәт»программасы буенча кабул итәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

"Программа эшләвен дәвам итә, әмма яңа ел каникулларына бәяләр бераз үзгәрде. 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр бер кешегә бәя 3 мең сум тәшкил итәчәк. Программада алты район катнаша, аларның һәркайсында программалар кышны исәпкә алып җайлаштырылган. Һәр район үзәге Яңа ел бәйрәме белән бизәлгән: һәркайда чыршы, тау-шугалаклар бар. Музей объектларыннан тыш, вакытны балалар һәм дуслар белән бергә саф һавада үткәрергә мөмкин", - диде ул.

Программа 2020 елның 1 июненнән эшли башлады, июнь–сентябрь айларында тәкъдим ителгән маршрутлар буенча 500 тапкыр сәяхәт кылынган. Ял көннәрендә "1000 дә 1 ләззәт" программасының яңа ел версиясенә Бөек Болгар, Алабуга, Чистай, Балык Бистәсе, Саба һәм Кукмара районнары кергән. Гыйнвар бәйрәмнәрендә ике көнлек сәяхәтне бер үк бәядән — бер кешегә 3 мең сумнан башкарырга мөмкин. Бу суммага кунакханәдә ике көн дәвамында яшәү, шул исәптән бер төн, шулай ук иртәнге аш, ике төшке һәм ике экскурсия кертелгән.

Тулырак: ТИ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәни сәяхәт 1000 дә 1 ләззәт