Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстанда «Безнең каһарманнар» әдәби марафонына гаризалар кабул итү башланды

Марафонның максаты - Муса Җәлил һәм Җәлил иҗатының әдәби-шигъри мирасына җәлеп итү, талантлы шагыйрь-һәвәскәрләрне ачыклау һәм бүләкләү, аларны социаль-иҗади, ял эшчәнлегенә тарту.

Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы ТР яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәме белән «Безнең каһарманнар» ("Наши герои") дип исемләнгән әдәби марафонга гаризалар кабул итә. Гаризалар кабул итү кампаниясе 2021 елның 15 августына кадәр дәвам итәчәк.

Марафонның максаты - Муса Җәлил һәм Җәлил иҗатының әдәби-шигъри мирасына җәлеп итү, талантлы шагыйрь-һәвәскәрләрне ачыклау һәм бүләкләү, аларны социаль-иҗади, ял эшчәнлегенә тарту. Марафон 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге иҗат эшләренә юнәлдерелгән.

«Безнең каһарманнар» марафоны ике юнәлеш буенча уза: индивидуаль иҗади башкару һәм 3 кешедән торган төркем белән башкару. Катнашу өчен, гариза тутытрырга кирәк. Муса Җәлил шигырен яки җәличлеләр турында шигырьне укыгангыгызны видеога яздырырга, аны актерлык сәләтләрен эшкә җигеп яисә башка иҗади алымнарны кулланып укырга һәм видеоязманы музыкаль бизәлеш ярдәмендә матурларга, ә аннан соң гаризага видеоязмага сылтаманы беркетергә кирәк.

Җиңүчеләрне онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 16-23 август көннәрендә гугл-форма аша билгеләнәчәк. Алар төркем номинациясендә 50 мең сумга кадәр электроника кибетенә бүләк сертификатлары һәм шәхси чыгыш номинаөиясендә 30 мең сум акча алачак.

Бүләкләү 2021 елның 25 августында шагыйрьне искә алу көнендә булачак. Җиңүчеләр 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында узачак тантаналы чарага чакырылачак.

Чыганак: minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Татарстанда «Безнең каһарманнар» әдәби марафонына гаризалар кабул итү башланды

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең каһарманнар