Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстанда Кыш Бабай почтасы эшли башлады

Яңа ел хатлары өчен тартмалар почта бүлекчәләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә урнаштырылган.

Татарстанда Кыш Бабай почтасы эшли башлады. Бәйрәмгә теләкләр белән хатларны узып баручы елның 31 декабренә кадәр җибәрергә мөмкин. Яңа ел юлламалары өчен тартмалар үзәк һәм зур почта бүлекчәләрендә, шулай ук кайбер мәдәният учреждениеләрендә урнаштырылган.

Хатларны төп Кыш Бабайга, Бөек Устюгка гына түгел, ә аның башка төбәкләрдәге хезмәттәшләренә дә җибәрергә мөмкин. Танылган тылсымчылар арасында — Урал Мороз, Ямал Ири, удмурт бабае Тол Бабай, чуаш Хел Мучи, мари Йушто Кугыза, якут Чысхаан. Карелиядә яңа ел конвертларын сакалы һәм таягы булмаган яшь тылсымчы — Паккайн, Татарстанда — Кыш Бабай, Улан-Удэда — Сааган Убгэн көтәчәк.

Махсус почта тартмалары янында әкияти Яңа ел персонажлары рәсемнәре һәм аларның яшәү адреслары күрсәтелгән табличкалар бар. Бөек Устюгка Кыш Бабайга җибәрәсе хатларда түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк: «162390, Россия, Вологодск өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, «Кыш Бабай йорты».

Хат алучыга барып җитсен өчен конверттагы адрес күрсәтелергә тиешле юлларны дөрес тутырырга һәм аңа марка ябыштырырга кирәк, дип хәбәр итә «Татарстан Почтасы» федераль хезмәте матбугат хезмәте.

Почта хезмәткәрләре көн саен Яңа ел юлламаларын сортларга аерачак һәм аларны Кыш Бабай резиденциясенә җибәрәчәк. Узган ел «Россия почтасы» Бөек Устюгка балалар һәм өлкәннәрнең теләкләре белән 221 мең хат тапшырган.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабайга хат