Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстанда республиканың барлык китапханәләре өчен бердәм китап уку билеты барлыкка киләчәк

Яңа система китап укучылар өчен китаплар алу һәм кире кайтаруны уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда китапларны китапханәгә уңайлы итеп кайтару мөмкинлеге тудыру өчен бердәм китап уку билеты системасын эшләячәкләр. Бу хакта ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

"Бу [китапларны уңайлы кайтару системасы] тулысынча эшләтеп җибәрү өчен, бөтен республика өчен бердәм китап уку билетлары ясарга кирәк", - дип билгеләп үтте ул.

Хәзер проект офисын төзү тәмамланып килә, ул системаны эшләү белән шөгыльләнәчәк. Ул Милли китапханә составына кергән методик бүлек базасында барлыкка киләчәк.

«Бердәм булырга тиешле куллану кагыйдәләрен туры китерергә кирәк. Шулай ук безгә китаплар китерүне ничек тәэмин итү турында уйларга кирәк булачак. Бу идея бик шәп, чөнки барлык китап һәм китапханәләргә тигез үтеп керү мөмкинлеге булачак", - дип уртаклашты ул.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылган видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube да күрергә мөмкин.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасындагы әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

 

Тулырак: ТИ

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә Интервью без галстуков укучы билеты