Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстанның музыка мәктәпләре илкүләм проект буенча яңа җиһазлар алачак

Быел республикада 14 белем бирү учреждениесенең, шул исәптән сәнгать мәктәпләре һәм көллиятләрнең матди базасы ныгытыла.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, быел Татарстанда 14 белем бирү учреждениесе барлыгы 106 миллион 385 мең сумлык яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителәчәк.

Матди базаны ныгыту өчен дәүләттән ярдәм алачак 14 белем бирү учреждениесе арасында 11 балалар сәнгать мәктәбе, Чаллы һәм Әлмәтнең сәнгать көллиятләре, шулай ук Казанның музыка көллияте бар.

Аларга музыка уен коралларыннан тыш, уку-укыту материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оештыру техникасы, җиһазлар һәм фотоаппаратлар да кайтарылачак.

Узган ел Татарстанда илкүләм проект буенча 63 өстәмә белем бирү оешмасына үз илебездә ясалган 63 пианино алынган. Моңа барлыгы 21 миллион 987 мең сум акча тотылган булган.

https://vk.com/video1883874_456239027

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев