Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстанның иң күркәм гаиләсе Балтачныкы

Татарстанда 2016 елның иң күркәм гаиләсе билгеле булды, ул Субаш авылыннан Фәезовлар гаиләсе.

Ел дәвамында Татарстан районнарында һәм Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә әлеге бәйгенең сайлап алу турлары гөрләп узды. Финалга иң-иң дип табылган җиде гаилә үтте, алар арасында Нөнәгәрдән Тләковлар һәм Субаштан Фәезовлар да бар иде.

«Күркәм гаилә» проекты өченче ел рәттән үткәрелә. Максаты - авыл җирендә яшәп, күркәм әхлаклы балалар үстерүче үрнәк гаиләләрне барлау, таныту.

Әлеге проект районыбызга зур җиңүләр алып килде. Тләковлар «Уникаль гаилә» номинациясендә җиңү яуласа, Субаштан Фәезовлар 2016 елның иң күркәм гаиләсе булып танылды. Райондашларыбызны әлеге олуг җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!


Фото: magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250