Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Таулар арасыннан моң агыла

Мин Әфганга киткән килеш, әнкәй, Мин һаман да әле яшь егет. Яшьлегебез кабатланмас оныкларда Әни, бәгърем, көтмә яшь түгеп, Мин мәңгегә калдым яшь булып.

Әфганстан! Иң тирән йөрәк ярасы,
30 ел буе җанны телдең син.
Яшьнәп торган күпме егетләрнең
Гомерләрен яшьләй өздең син.
Таулар арасыннан моңнар ага,
Кайтмый калган солдат моңнары.
Өзгәләнә ана, улы шунда калган
Кайткан бары үлмәс җырлары.
Каберләре канлы Кандагарда,
Ә җаннары күккә ашканмы?
Мең терелә ана, мең үлә,
Ана йөрәге әллә таштанмы?..
Бик яшисе килә иде әле,
Алмасак та сатып гомерне.
Нинди гаебебез бар иде соң?
Безнең каннар нигә түгелде?
Я, кайсыгыз булыша Анага,
Кем юата аның күңелен.
20 яшь иде улларына,
Кем күпсенде алар гомерен?
Истәлекләр сеңгән хәтерләргә,
Каннар саркый йөрәк ярасыннан.
Яшь егетләр моңы сыгылып ага
Әфганның тау-таш арасыннан.
Әфганстан, күпме асыл ирләр
Әҗәлләрен синдә таптылар.
Су сөлеге кебек асыл затлар
Цинк табутларда кайттылар.
Мин Әфганга киткән килеш, әнкәй,
Мин һаман да әле яшь егет.
Яшьлегебез кабатланмас оныкларда
Әни, бәгърем, көтмә яшь түгеп,
Мин мәңгегә калдым яшь булып.

 

Мәгъмүрә ХӨРМӘТУЛЛИНА,
Балтач.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь