Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Таузар авылы шигъри моңга күмелде

Бу сәгатьләрдә Таузар авылында шигырь бәйрәме башланып китте.

Бүген Таузар авылында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы райондашыбыз – Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышлап “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үтә.

Катнашучылар арасында мәктәп укучылары да, төрле һөнәр ияләре дә, хәтта өлкәннәр дә бар.

Таузар авылы чын мәгънәсендә  шигъри моңга күмелде. Әйтерсең лә, Эльвира да безнең арада. "Кыйбла", "Авылга хат", "Поэма", "Яшьлек белән очрашу"ны, әйтерсең, Эльвира үзе сөйли. "Җаным һаман сезнең янда яши" дип эндәшә кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев