Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Таузар авылында узган "Уйнагыз гармуннар" фестивалендә 80 яшьлек бабайлар да катнашты (+фоторепортаж)

Биредә 30га якын гармунчы катнашты. Балтачыбызның 40 чакрым ераклыктагы авылларыннан гына түгел, ә күрше Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан һәм Казан каласыннна кайткан гармунчылар төркеме дә бар иде

13 май кичендә Таузар авылы гармун-тальян моңнарына күмелде. Биредә Таузар авылының оста тальянчысы Фәргать Усмановның якты истәлегенә багышланган “Уйнагыз гармуннар” фестивале узды. Биредә 30га якын гармунчы катнашты. Балтачыбызның 40 чакрым ераклыктагы авылларыннан гына түгел, ә күрше Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан һәм Казан каласыннна кайткан гармунчылар төркеме дә бар иде. Фестивальне Карадуган авыл җирлегенң һәвәскәр гармунчылар ансамбле ачып җибәрде.

Бу фестивальне тамаша кылырга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов:

– Бу җирлектә үзенә генә хас моң, кабатланмас аһәң бар һәм аерым бер күркәм гадәтләр яшәп килә. Менә шуңа күрә дә сезнең җирлек районыбызда башкаларыннан аерылып тора да инде. Биредәге халык та ничектер әдәплерәк, күркәмрәк кебек. Сез үзегезнең җирлеккә хас гореф-гадәтләрегезне саклап яши беләсез. Иҗатка һәм үзешчән сәнгатькә гашыйк булуыгыз соклану хисләре уята. Әлеге чараны уздыруыгыз да юктан гына түгел, сез үзегезнең авылдашыгызның истәлеген зурлап аны мәңгеләштереп, халык күңеленә кертеп калдырырга булгансыз. Бу олы хезмәтегез өчен район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән рәхмәт белдерәм.
Бу бәйгене югалтмаска, дәвам итәргә кирәк, милли моңнарыбыз дәвамлы булсын иде. Өлкән буыннардан күреп, яшьләр дә өйрәнеп үссен! Бүгенге концертта гармун, тальян, хромка, курай, кубыз һәм башка бик күп төрле уен коралларын күрдек, хозурланып тыңладык. Бу эш дәвамлы булсын өчен, чараны авыл сәхнәсендә генә калдырмыйча, киләсе елга “Уйнагыз гармуннар” бәйгесен районкүләмендә уздыруны планга кертергә кирәк. Бәлки аны башта ике зонада сайлап алу турын үткәреп, гала-концерт өлешен иң оста гармунчылар белән район мәдәният үзәгендә үткәрү урынлы булыр. Бу бәйгене язгы эшләргә тотынганчы, кыш айларында уздырсак тагын да яхшырак булачак” дип ышандырды.

Илһам Фидаелевич фестивальдә катнашучыларга Һәм иң өлкәннәргә Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Әлеге чара Фәргать абый Усманов хакындагы истәлек-хатирәләр, моңлы җырлар һәм әлбәттә инде милли моңнар белән үрелеп барды. Чепья һәм Иске Көшкәт авылыннана килгән удмурт егетләре дә үзләренең милли көйләрен яңгыраттылар. Иң өлкән гармунчы 80 яшьтә булса, иң яше 10 яшьлек малай иде. Әйе, гармунчының яше юк шул, аларны моң һәм сәләт берләштерә. Тик гармунчылар арасында хатын-кыз башкаручылар гына юк иде диярлек. Бу бушлыкны Карадуганнан танылган оста курайчы Гөлкәй Хәйруллина үзе генә тулыландырды. Ул шулай ук гармунда да көйләр башкарды.

Фестивальне оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зыятдиновка, башлап һәм оештырып йөрүче Фидаил Хәйруллинга рәхмәт белдерәбез.

 

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уйнагыз гармуннар