Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Түбән Кенә авылында кечкенә генә сәхнәне гөр китерделәр

Түбән Кенә авылында элек-электән җырга, моңга гашыйк халык яши.

Бөтен татар дөньясына танылган Җәвәһирә Сәләхова, Римма Ибраһимова, атказанган исеме алган виртуоз гармунчы Икрам Ганиевны биргән төбәк ул. Бәйрәм уңаеннан оештырылган концертта да авылның яше-карты сәхнәдә иде. Аксакал Нәүфәл абый Лотфуллинга кадәр матур итеп җыр сузды. Рәшидә апа Зыятдинова исә концертны искиткеч матур итеп алып барды. Кечкенә генә сәхнәне гөр китерделәр. Клуб мөдире Кадрия һәм Марат Галимуллиннарның хезмәтен, тырышлыгын да бәяләп үтү кирәк. Тиздән яңа клуб төзелеп, шунда рәхәтләнеп иҗат итүегезне һәм эшләвегезне телим.
Фото: http://baltasi.ru/news.php?makal=348

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250