Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Түбән Кенә йолдызлары – авыл хезмәтчәннәре

Район мәдәнияте гел эзләнүдә, яңа талантлар ачу юлында. Түбән Кенә авылы клубында 10 ноябрьдә "Авыл мәдәният учакларында эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын үстерү" темасына багышланган семинарда бу ачык чагылды.

Түбән Кенә авылы кешеләре элек-электән тырыш халык буларак мәгълүм. Хезмәт кырында гына түгел, сәнгатьтә дә сынатмыйлар алар. Кечкенә генә иске клубны гөлләр кебек тотып, һәр чараны югары дәрәҗәдә оештырып, халыкны агарту өстендә эшләгән, аң-белемле итүгә бар күңелен биреп башкарган Тәскирә Ибраһимованы искә алу гына да ни тора... Нәкъ бер ел элек авыл уртасында яңа клуб сафка баскач, мәдәнияткә караш бермә-бер артып китә. Клубның фойесында көзге уңыштан күргәзмә оештырылган, монысы - хезмәт нәтиҗәсе, ә тезелеп киткән мактау таныклыклары, рәхмәт хатлары һәм дипломнар - мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлар. Шулар арасында "Җырым сиңа, туган җирем!" район җырчылар бәйгесендә "Җырлы авыл" номинациясе җиңүчесе, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйгеләрдә иң югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен авыл клубы мөдире Кадрия Галимуллинага тапшырылган Мактау таныклыгы кебек мәртәбәлеләре дә бар.

- Дүртенче елын гына мөдир булып эшлим әле, районкүләм семинарның безнең клубта үткәрелүе беренчесе. Бу чараны оештыруда төп терәгем авылдашларым булса, ә һөнәри яктан әзерләүдә Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәренең методик үзәк хезмәткәрләре Рәхимә Габдрахманова белән Гөлнара Гарипованың ярдәме зур булды. Рәхмәт аларга! Һәрвакыт эштә, хезмәттә булган, үзе өчен буш вакыты да калмаган халыкны сәнгатькә тарту, сәхнәгә чыгару авыр гамәл кебек, ә мин ул яктан зарланмыйм, авыл данын яклап чыгыш ясарга һәрчак әзер булган, сәхнә җанлы өлкәннәребез бар, талантлы яшьләребез үсеп килә, - ди Кадрия Галимуллина.

Эш кешесенә дан җырлауга багышланган иде бу чара. Сәхнәдә "йолдыз" булып балкучылар да төрле өлкәдә эшләүче авыл хезмәтчәннәре. Туган җиргә мәхәббәт, үз авылың халкына хөрмәт хисләрен белдерү һәр чыгышта урын алды. Концерт карарга килгән авылдашлары гимнга әверелгән "Түбән Кенәм" җырын иҗат иткән автор-башкаручы Нурзада Галимовка кушылып җырлап та утырдылар.
Бер-бер артлы чыгышлар яңгырый: ясле-бакчага йөрүче сабыйлардан алып, иң өлкән яшьтәге аксакалга кадәр сәхнәдә. Аксакал диюем, авылның мактаулы шәхесе, имамы, "легендар җырчысы", 80 яшькә якынлашып килүче Нәүфәл Лотфуллин. Ул популяр, яшь артист Ришат Төхфәтуллин репертуарындагы "Тыңлачы, сандугач" җырын аеруча бер зур осталык белән башкарып, тамашачыны таң калдырды. Зал тын да алмый тыңлаганнан соң, бик озак сәхнәдән җибәрми торды, тагын берне җырлавын үтенде - "Әйтмә син авыр сүз"не дә халык яратып кабул итте. "Сәйлән" ансамбленең "Чабата" биюе, Гөлкәй Хәйруллинаның курайда башкарган көйләр тезмәсе, Рашидә Зыятдинова, Рүзилә Ибраһимова, Рәшит Сабиров башкаруындагы моңлы җырлар, дәртле биюләр, уңган хуҗабикәләрнең татарның милли ризыклары чәк-чәк, кош теле, бавырсаклар белән тамашачыны сыйлап йөрүләре дә гомерен Туган җиренә багышлаган, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дигән мактаулы исемнәр алуга ирешкән Ильяс Галимуллин, Мидхәт Закиров, Фәрләхетдин Хәйретдинов, Зөһрә Ибраһимова, Гөлшат һәм Габделхәй Мөхәммәтшиннар хөрмәтенә багышланды. Аларның һәркайсы сәхнә түренә чакырылып, бүләккә лаек булды.
Әлеге тамашаның иң зур кунагы, мөгаен, Фәрит Заһир улы Әхмәтханов булгандыр. Ул 1985-1993нче елларда өч Кенә авылын берләштергән Калинин исемендәге колхозда җитәкче була. Авыл тормышының күпчелек яңалыклары, төзелеш һәм үзгәрешләр ул идарә иткән чорга туры килә. Шуңа да мактауга лаек булган ул хезмәтчәннәрнең барысы да аның белән бергә кулга-кул тотынышып, хезмәт иткән кешеләр. Фәрит Әхмәтхановның Түбән Кенә белән бәйле тарихи һәм истәлекле фактларны сөйләве бу авыл халкына булган хөрмәтне тагын да арттырды.

Семинарның икенче өлеше мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе белән дәвам итте. Ел дәвамында үткәрелгән мәдәни чараларга күзәтү, яңа алымнар кулланып эшләү, районның удмурт милләтеннән булган халык белән эшләүче учреждениеләрнең эшчәнлегенә анализ ясалды. Киләсе елга максат-бурычлар билгеләнде.
Фотоларны тулы күләмдә (71 данә) биредә карагыз: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250