Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тәбрис Фәхретдиновның иҗади тәлгәшләре (фото)

"Яратамын" диеп үбәмен Сөю була мени сөйгән ярың Сагыныплар сине көтмәсә? Күрешкәндә кочагына алып Иренеңнән суырып үпмәсә? Янәшәмдә минем мәхәббәтем Мине сөюләрен беләмен. Иртәләрен килеп яннарына "Яратамын" диеп үбәмен. Минем сөю менә шундый инде Белдегез дә инде, җәмәгать. Язмышыма олы рәхмәтле мин Тормышымнан бик тэ канәгать. *** Бәхет нинди була,...

"Яратамын" диеп үбәмен

Сөю була мени сөйгән ярың
Сагыныплар сине көтмәсә?
Күрешкәндә кочагына алып
Иренеңнән суырып үпмәсә?

Янәшәмдә минем мәхәббәтем
Мине сөюләрен беләмен.
Иртәләрен килеп яннарына
"Яратамын" диеп үбәмен.

Минем сөю менә шундый инде
Белдегез дә инде, җәмәгать.
Язмышыма олы рәхмәтле мин
Тормышымнан бик тэ канәгать.


***

Бәхет нинди була, шакмаклымы
Әллә инде була шарсыман.
Биләүдәге сабый кебекме ул,
Әллә инде сөйгән яр сыман.

Бәхет төсе актыр, ансы хактыр
Бу төсне һич булмас үзгәртеп.
Бәхет менә шушы инде диеп,
Кулга алып булмый күрсәтеп.

***

Ни булды йөрәгемә?

Ни булды соң минем йөрәгемә
Нигә ярсый, нигә шашына?
Маҗаралар эзләп башкаема,
Ерак-еракларга ашкына.

Ни булды соң минем йөрәгемә?
Үзе белми нәрсә кирәкне.
Үз-үземнән кайчак сорап куям,
Бу соң димен минем йөрәкме?

Ни булды соң минем йөрәгемә,
Нигә ярсый, нигә дулый ул?
Минем кебек бер хыялый белән
Нәрсә эшләргә соң уйлый ул?

Ни булды соң минем йөрәгемә?
Очар коштай күккә очына.
Ярдәм итегезче берәрегез,
Чыга алмый һаман очына.

Ни булды соң минем йөрәгемә,
Кайчак әллә нишләп китәсең.
Әллә инде миңа әйтми генә,
Син берәүне өзелеп көтәсең?

Сез бар әле, дуслар, мондый чакта
Чын күңелдән миңа булышкан.
Кем бар инде тагын минем кебек
Үз йөрәген үзе орышкан?
Ни булды сон сиңа йөрәккәем?
Я тынычлан инде, тынычлан.

***

Туган яктан китүләр

Акыллы да, тырыш та ул үзе
Беләм аны бала чагыннан.
Шушы егет бүген саубуллашып,
Китеп бара туган ягыннан.

"Улым белән бергә яшәрбез"-дип
Әнкәең бит яңа өй салган.
Шул ананың бердәнбере бит син
Чит жирләрдә сиңа ни калган?

Борылып кара туган нигезеңә
Хәтерләп тор бераз үткәнне.
"Китәм"-дисең, үзең белмисең шул
Чит җирләрдә ниләр көткәнне.

Кыен булыр сиңа ерып бару
Язмышларның ачы буранын.
Соң булса да бер аңларсың әле
Китүеңнең ялгыш булганын.

Мине тыңлап кына борылмассың
"Китәм"-диеп шулай жыенгач.
Үкенерсең әле киткәнеңә
Тузып, юкка чыккан нигезеңә
Арып-талып кайтып егылгач.

***

Кредитлар-ссудалар

"Каян акча табасы"-дип
Аптыраган чакларда.
Банкларга йөгерәбез
Бәла алып башларга.

Ссуда-кредит түләүләре
Кереп утыра уйга.
Күпме хәләл акчабызны
Салабыз дуслар суга.

"Түләү җитә"-дип бик күпләр
Башкайларын кашыйлар.
Түләмәсәң приставлар
Килеп ишек шакыйлар.

Ссуда-кредит түлиселәр
Чыкмыйлар һич тә уйдан.
Безнең хәләл акчалар да
Агып килерме судан.

Көн тудымы хатыным да
"Тун"-диеп акча даулый.
Ссуда -кредит түләгәчтен
Тунлык һич тә рәт калмый.

Шушы түләүләрем белән
Ясасам исәп-хисап.
Банкир абыйлар янына
Башка бармаска исәп.

Их, ссуда-кредит түләүләре
Мин сездән качар идем
Үзем өчен түләүләрсез
Бер дөнья ачар идем.

Бу дөньяда беркем дә юк
Акчага табынмаган.
Ссуда-кредит алып әле
Берәү дә баемаган.

***

Оныгыма рәхмәт

Зур куаныч, минем онык туды,
Сөбханалла, малай диделәр.
Дус, туганнар минем кулны кысып,
"Ни хәлләр соң, бабай", диделәр.

Барыбыз да көттек инде аны
Ярый безгә кыз да, малай да.
Менә шулай сабыр итә торгач,
Булып куйдым, дуслар, бабай да.

Кемгә малай, кемгә кыз бирергә
Ул бит дуслар, Ходай эше.
Үзе нәни генә булса да әле
Минем дә бит оныгым кеше.

Үз балаңны әгәр тыңламаса,
Бераз гына тиргәп аласы.
Оныгымны тирги алмам ахры
Ул бит инде, кеше баласы.

Барчабызга телим сәламәтлек,
Һәрбер йортка телим бәрәкәт.
Мине бабай иткән өчен
Оныгыма зур рәхмәт.

Арча районы Хәсәншәех авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250