Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр яктылыкка, нурга илтә.

Авылда яшьләрнең аз калуы мәдәният йорты хезмәткәрләренең эшләрен нык кыенлаштырды. Ләкин эшләргә теләгән кеше һәрвакыт җаен таба.

Безнең Яңгул мәдәният йорты хезмәткәрләре әнә шундыйлардан. Ялга кайткан яшьләрне дә,урта һәм өлкән буын кешеләрен дә мәдәният йортына җәлеп итә беләләр.
Мәдәният йорты каршында эшләүче драма түгәрәге членнары халыкны ел саен яңа спектакль белән сөендерәләр. Узган ел алар, Х.Ибраһимның "Кызыма килер йөз кеше" комедиясен күрсәтеп, халыкны рәхәтләндереп көлдерделәр. Ә быел исә үтә җитди тема сайлаганнар: Г.Зәйнәшеваның "Язмышлар һәм ялгышлар" драмасын уйнадылар. Спектакльдә өч сугыш кайтавазы яңгырый: Бөек Ватан сугышы, бер мәгънәсез Әфганстан һәм Чечня сугышлары.
Ире Ватан сугышыннан алган яраларыннан 50 яшен дә тутырмыйча вафат булган Тәнзилә ике улын ялгызы аякка бастырып бетерә. Ләкин шул чагында каһәр суккан Әфганстан сугышы башлана. Шунда интернациональ бурыч үтәргә киткән улы Илсур вафат була... Энесенең үлеме белән килешә алмаган, никахы да уңышсыз килеп чыккан Тәлгать эчүгә сабыша һәм бер буранлы төндә өшеп, дөньядан китеп бара... Бәхетсез ана явыз килен кулына кала. Картаеп көче беткән карчыкны килен келәткә куып чыгара. Ходайдан ансат үлем сорап ялварып утырган ана янына, бер тапкыр да күрмәгән, дөньяда барлыгын да белмәгән оныгы - Илсурның улы Илдар кайтып төшә. Нәселенең дәвам итәсен белеп сөенгән анага язмыш тагын сынау әзерли - оныгы юл уңае гына кергән, Чечняга китеп барышы икән... Күпне кичергән Ана йөрәге бу кадәресенә түзми, сугыш уты ачкан иблисләрне каргаган җиреннән кинәт кенә сыгылып төшә һәм мәңгелеккә китеп бара... Үзәк өзгеч тавыш белән "Дәү әнием!" дип кычкырып, оныгы аның үле гәүдәсе өстенә каплана... "Әни,китмә,бергә яшәрбез! Ач әле күзеңне, әнииии!" диеп килене өзгәләнә... Шушы үзәк өзгеч картинаны артистларыбыз тамашачыга шулкадәр оста итеп җиткерделәр, хәтта ир егетләр дә күз яшьләрен тыя алмады.
Ләйлә Габделхакова (Тәнзилә), Энҗе Сабирова (Сәрвиназ), Илдар Бурнатский (Илсур һәм аның улы Илдар), Рамил Зиннатуллин(Тәлгать), Фәридә Гарипова (Айзирәк), Гөлчирә Мобаракова (Люция),Розалия Гильманова (Зөмәррә) үзләренә бирелгән рольләрне чын профессиональ артистларча башкарып чыктылар. Монда, әлбәттә, спектакльне сәхнәгә куйган мәдәният йорты директоры Гөлнара Сабированың да өлеше бик зур. Спектакль тәмамланганнан соң, авылдашыбыз Зәмзәмия Миннеханова сәхнәгә күтәрелеп, барлык тамашачы исеменнән үзешчәннәргә зур рәхмәт белдерде, сугыш афәтләре бүтән кабатланмасын, күкләребез аяз, көннәребез имин булсын дип теләде. Аның сүзләреннән соң тамашачы үзешчәннәребезне, аягүрә басып, бик озак алкышлады.
Мәдәният йортыбызның эше киләчәктә дә гөрләп барсын, үзешчәннәребез безне яңадан - яңа иҗат җимешләре белән сөендерсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250