Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Театраль Идел буе" фестивале балалар һәм яшьләр спектакльләренең видеоверсияләрен карарга чакыра

Тамашачылар www.театральноеприволжье.рф сайтында 28 спектакль-җиңүчеләрнең видеоверсияләрен карый алалар.

Тамашачылар www.театральноеприволжье.рф сайтында Идел буе федераль округының 14 регионыннан 28 спектакль-җиңүчеләрнең видеоверсияләрен карый алалар. Һәр өлкәдән балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында региональ этап җиңүчеләре җибәрелде. Татарстан Республикасыннан округ этабына «Микроскоп» спектакле белән «Дебют» театр студиясе һәм «ЕрашОК» сатира һәм юмор театры «Буталган әкият» белән чыкты.

Февраль ахырында республиканың эксперт жюри округ этабына йомгак ясады. Аның составына Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар, "Казан" журналы баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова керде.

Коллегиаль тавыш бирү юлы белән Идел буе федераль округының балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында 1 дән 13кә кадәр спектакльләрнең ике төбәк рейтингы формалаштырылды. Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде (балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында аерым):

- иң яхшы режиссерлык эше;
-иң яхшы актер;
- иң яхшы актриса.

Утырыш онлайн-режимда Zoom мәйданчыгында узды.

Рейтинглар нигезендә барлык төбәкләрдән жюри йомгаклау тавыш бирүе узачак, аның нәтиҗәсендә фестиваль җиңүчеләре дә билгеләнәчәк.

"Театраль Идел буе - 2020" лауреатларының исемнәре 27 мартта Бөтендөнья театр көнендә 13.00 сәгатьтә (Мәскәү) YouTube-каналда узачак фестивальне ябу тантанасында аталачак.

Фото: mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль спектакль Театраль Идел буе