Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Театраль Идел буе» фестивалендә катнаш һәм 200 мең сум от

Бәйгегә гаризалар 2021 елның 25 февраленә кадәр кабул ителә. Фестивальнең финалы быел мартта узачак.

Бәйгенең оештыру комитеты, тамашачылар Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург, Самара, Пенза һәм Саратов өлкәләренең иң яхшы театр куелышларын күрә алачак, дип  хәбәр итә.

«Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабында Татарстан Республикасын Әлмәт нефть институтының «Дебют» студентлар коллективы «Микроскоп» спектакле белән, Казанның «ЕрашОК» балалар сатира һәм юмор эстрада театры исә «Перепутанная сказка» спектакле белән тәкъдим итәчәк.

Төбәк этапларында җиңгән спектакльләрне проектның http://театральноеприволжье.рф сайтында видеоверсияләре урнаштырылачак.

Фестивальнең финалы агымдагы елның март аена планлаштырылган. Финалга чыккан иҗат коллективлары истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар белән бүләкләнәчәк. Беренче урынга 200 мең, икенче урынга 150 мең, өченче лаек булган коллективларга 100 мең сум акчалата бүләк биреләчәк.

Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале беренче тапкыр 2019 елда үткәрелде. Ул чакта «Иң яхшы актриса» номинациясендә Татарстаннан Ләйсән Гатауллинаны бүләкләделәр.

Бәйгегә гаризалар 2021 елның 25 февраленә кадәр кабул ителә.

Тулырак: ТИ

Фото: Абдул Фархан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Театраль Идел буе