Теләкләр-фикерләр китабы ундүрт том тәшкил итә
Күпмилләтле Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена 1965 елның 9 май көнне нигез салына.
Яшь тарихчы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20, Бөек Октябрь революциясенең 50 еллык юбилейлары уңаеннан оешмаларда, мәктәпләрдә дан почмаклары оештырырга дигән дәүләтебезнең карары чыга.
Чепья урта мәктәбендә музей почмагы оештыру яшь тарихчы, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевка йөкләнә. Ул үзе җитәкләгән 13 балалы 5 в сыйныфы укучылары белән бергәләп оештыру эшен башлый. Музей өчен башта бер, тора-бара ике, аннан соң өч бүлмә бүлеп бирелә.
Экспонатларны туплауда 42 авылдан 5-10 класс укучылары актив катнаша.
Бер меңнәң артык экспонат туплангач, РОНО карары белән, 1967 елның 24 мае — музейның рәсми төстә ачылган көне дип исәпләнә. 1976 елның 29 мартында «Мәктәп музее» дигән исем бирелә. 1977 елның 19 августында Балтач районы башкарма комитеты карары нигезендә «Халыклар музее» дип үзгәртелә. 1976-78 елларда Нижнекамский шәһәрендә зур гына музейларның Бөтенрәсәй җыелышында, Гарифҗан Галиевичның чыгышыннан соң, Мәскәүдән килгән кунаклар музейга «Халык-лар дуслыгы» дигән исем бирергә тәкъдим итәләр.
Чепья урта мәктәбендә эшләп килгән мәктәп музеена, тарихи яктан кыйммәтле әйберләрнең күплеге сәбәпле, аларны саклау өчен киңрәк мәйдан кирәклеге ачык күренә һәм 1979-82 елларда Чепья авылы уртасында кирпечтән ике катлы махсус бина төзелә.
1982 елның 30 декабрендә СССР оешуның 60 еллыгы уңаеннан музейның яңа бинасы рәсми төстә ачыла һәм «Халыклар дуслыгы» дигән исем йөртә башлый. Музейның мондый исем алуы һич тә очраклы түгел, биредә ерак гасырлардан бирле туган ягыбызда дуслашып-туганлашып гомер итүче татар, удмурт, мари, рус халыкларының бердәм тарихы яктыртылган.
1989 елның 3 маенда, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 149нчы номерлы карары нигезендә, музей ТР Берләштерелгән Дәүләт музееның филиалы статусын ала һәм штатлар билгеләнә. Аңарчы килгән кунакларга экскурсияләрне мәктәп укучылары белән бертөркем укытучылар уздырган булса, штатлар билгеләнгәч, әлеге эшкә махсус хезмәткәрләр алына.
2000 елда төп бинага өстәмә янкорма төзелә: 4 бүлмә барлыкка килә, күп кенә экспонатларны саклау өчен дә бүлмә бирелә. 2006 елның 21 нче декабрендә 521нче номерлы Балтач райисполком карары нигезендә, район музее статусын ала. 2010 елда, исеменә берникадәр үзгәрешләр кертелгәннән соң, Балтач муниципаль районы Чепья авылы туган якны өйрәнү «Халыклар дуслыгы» музее дип йөртелә башлый.
Тугыз зал
Музейда 9 экспозицион-күргәзмә зал һәм фондларны саклау урыны бар, гомуми мәйданы 552,2 квадрат метр. Беренче катта — археология, этнография, революциягә кадәрге тормыш, гражданнар сугышы, күргәзмә залы һәм фондлар сакланышы урын алган. Икенче катта — Бөек Ватан сугышы, туган ягыбызның бүгенгесе (заманча зал), авыл хуҗалыгы (борынгыдан бүгенгегә чак-лы) һәм табигать почмагы шәрехләнә.
Удмуртлар, татарлар, марилар, руслар, чуашлар һәм башка халыклар яшәгән Татарстан Республикасының күпмилләтле районын тәкъдим итүче заманча музей коллекцияләргә гаять тә бай. 22 меңнән артык туп-ланган экспонатларның күп өлеше палеонтология, археология коллекцияләре экспозициясендә урнашкан, табылган җәнлек калдыкларыннан игътибарны аеруча да җәлеп иткәне — мамонтның борын астыннан чыгып торган 137 килограммлы авырлыкта, озынлыгы 2 метр булган казналыгы. Алар арасында борынгы кешеләрнең эш-сугыш кораллары — гарпун (сөңге), мәсәлән, Шушма елгасы ярларында, Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә, Татарстан тирәсендә Казан шәһәре галимнәре катнашында казулар вакытында табылган таш балта һәм чүкеч, ук очлыклары, борынгы муенса һәм башкалар. Этнографик комплекслар халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен күрсәтә.
Бу халыклар берничә гасыр дәвамында бер төбәктә — Чепья тирәсендәге авылларда гомер кичереп, үзара аралашып яшәсә дә, киемнәрендә, бизәнү әйберләрендә, гореф-гадәтләрендә дә, хәтта үргән чабаталарында да үзгәлекләр булган.
Картиналарда
Үзенчәлекле этнографик экспозицияләрдә Чепья урта мәктәбендә укыткан Соловьев Демьян Иванович картиналарында милли киемнәрдә, татар, удмурт, рус, мари халкы вәкилләре сурәтләнгән, фоторәсемнәр, көнкүреш әйберләре, хезмәт кораллары, йорт савытлары, чигелгән сөлгеләр, аяк чолгаулары, бизәнү әйберләре: татар хатын-кызының 19 гасыр ахырында тегелгән күлмәге, удмурт хатын- кызларының тәңкәләрдән ясалган камали (иң кыйммәтлесе) — үзе зур хәзинә. Музейда колхоз төзелгән еллар, кулакларны куып чыгару һәм сугыштан соңгы үсеш җентекләп чагылдырыла. Сугыш кораллары тупланган залдагы экспозицияләр аеруча кызыклы: алар арасында Пугачёв явы заманындагы тимер кистән (чукмарлы таяк), 18-20 гасырның төрле кораллары, 1840 елда Тулада эшләнгән зиннәтле рус кылычы, 1855 елгы француз шпагасы, 1857 елның төрек ятаганы, 1908 елгы «Максимка» пулемёты... Бик күп самавырлар коллекциясе тупланган: Тула, Омскиныкылар, Согуд Гарәбстаныннан кайтартылган комган һ.б.. Безнең яклардан узган Себер тракты чагылышы да бар монда. Шул этапларга бәйле, 19 гасыр ахырында Малмыж күчмә төрмәләрендә калган богаулар, 1905-1907 елларда грузин сәяси сөргеннәренең тораклары экспозициядә яктыртылган. Документлар, китаплар... — 1880 елгы чиркәү-мәхәллә мәктәбен тәмамлау таныклыгы, 1889 елгы «Христианство у вотяков», «Трёхсотлетие дома Романовых» китаплары... Бөек Ватан сугышы экспозициясендә музей белән кызыксынучыларны тәлинкәле радиодан Юрий Левитан тавышы каршылый. Бу бүлектә Балтач районы авыларыннан җыелган сугышка кагылышлы документлар, Советлар Союзы Геройларының портретлары, фронттан язган 158 хат, сугышта катнашкан кешеләрнең фоторәсемнәре урын алган.
Якташларыбызның хезмәт һәм сугышчан батырлыкларын дәлилләгән ядкарьләр, аларның киемнәре, документлары һәм башка шәхси әйберләре, колхозлар, мәктәп тарихы һәм башкалар бар. Шунысы мөһим: экспонатларның күбесе Чепья урта мәктәбендә 42 авылдан килеп укыган укучылар тарафыннан табып, музейга «мәңге сакларга» диеп язып тапшырылган кадерле ядкарьләр.
Егерме сигез телдә
«Безгә килгән кунаклар музейны карап чыкканнан соң, үз фикерләрен, тәкъдимнәрен, рәхмәт хисләрен 14 том тәшкил иткән „Кыйммәтле язмалар“ китабында калдыра, — ди мәшһүр шәхес Гарифҗан Галиевның хезмәтен лаек-лы рәвештә дәвам итәргә алынган Сәйдәш Нурмиев. — Китапта егерме сигез телдә, дөньяның төрле почмакларыннан килгән кунакларның язмалары тупланган. Музей ачылганнан бирле 900 меңнән артык кеше булып киткән инде бездә. Алар арасында мөхтәрәм Президентларыбыз — М. Шәймиев, Р. Миңнеханов, министрлар, Рәсәйнең һәм дә Татарстанның Дума һәм Дәүләт Советы депутатлары да, югары дәрәжәдәге хәрбиләр, олы сәнәгать җитәкчеләре дә, АКШтан, Англиядән, Германиядән, Франция, Төркия, Япония, Кытай, Венгрия, Чехия, Словакия, Мексика, Бразилия, Канада, Куба, Гарәбстаннан, гомумән, дөньяның 32 иленнән делегация вәкилләре килгән. Музейда тупланган материалларны галимнәр өйрәнеп, алар нигезендә мәдәният, филология, археология, тарих буенча 4 диссертация якланган, китаплар, фәнни хезмәтләр язылган. Без кунаклар гына кабул итмибез, Бөек Ватан сугышы, хәрби конфликтлар ветераннары, хезмәт фронты батырлары белән очрашулар уздырабыз, Галиев укулары (Г. Галиевның туган көнендә үтә) үткәрелә. 2009 елда Шода авылында урнашкан М. Фәйзи музее да безнең филиал булып теркәлде, анда 1158 мең экспонат тупланган, йорты, каралты-куралары белән 20 гасыр башы төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле булып тора ул».
Музейның казанышлары: 1970 ел — ТР Мәгариф министрлыгы «Иң яхшы музей» дипломы; 1982 ел — СССР Мәдәният министрлыгының Бөтенсоюз музейлар смотрында ирешкән уңышлары өчен диплом; 1985 ел — «Орлёнок-85» 1 дәрәҗәдәге диплом; 2004ел, 2005 ел — «Елның иң яхшы музее» дигән ТР Мәдәният министрлыгы дипломы; 2015 ел — ТР Дәүләт Советы Ф. Х. Мөхәммәтшинның рәхмәт хаты, 2015 ел — ТР Президенты Р. Н. Миннехановның, ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары. 2014, 2022 елларңда ТР Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениесе һәм хезмәткәре дигән бәйгедә катнашып, 100 мең сум акчалата бүләкләүгә дә лаек булганнар.
Фотолар: музей архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев