Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Терлекчеләр өчен Сабантуй

Безнең “Татарстан” җәмгыятендә элекке матур традицияләрнең берсе булган терлекчеләр өчен сабан туе уздыру әле дә дәвам итә.

Башка авылларда инде аны үткәреп мәшәкатьләнмиләр бугай. Бездә дә бер-ике ел тирәсе тукталып торган иде, әмма Сабантуйдан күп бәйрәм юк дисәләр дә, терлекчеләрнең үзләре өчен генә аерым чара уздыру бик кирәк. Без үзебез көтеп алабыз, бик теләп  катнашабыз. Без генә түгел, авылдашлар да гаиләләре белән карарга дип килә.

Быел да, гадәттәгечә, июль азагында үткәрелде ул. Ул көнне күбебез эштән вакытыннан алда кайтты, авыл көтүләре дә бер сәгатькә алдан кайтып, бәйрәмгә вакытында бару өчен мөмкинлек бирде. Төп Сабантуй мәйданында инде безне җыр-музыка, мул сыйлы табын көтеп тора иде. Әйе, башка Сабантуйлардан аермалы буларак, бу бәйрәм табын белән үтә. Уеннар-ярышлар да оештырыла, җыр-биюләр белән чиратлашып, бик күңелле чарага әйләнә. Кайбер елны бәйрәмне авыл үзешчәннәре алып барса, кайсы елны Казан артистлары чакырыла, быел исә райондашыбыз, бик күпләрнең яраткан җырчысы, алып баручысы Инсаф Мәрданов төркеме безгә күңелле ял бүләк итте.

Сабантуйда хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин кыскача гына терлекчелектә ярты елда ирешкән нәтиҗәләр, уңышлар белән таныштырды, планнар турында әйтеп китте. Район башлыгы Рамил Нотфуллин исә, бәйрәм белән, уңышларыбыз белән котлап, изге теләкләрен ирештерде. Гадәттәгечә, юбилярларны да, котлап, бүләкләр тапшырдылар. Без дә бу бәйрәмнән буш кайтмадык: күчтәнәчкә премия бар иде. Кыскасы, бер-беребез белән аралашып, сыйланып, концерт карап, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Безгә шушындый матур бәйрәм оештырган һәркемгә рәхмәтләребез барып ирешсә иде.

Фәйрүзә Габдуллина.
Яңа Салавыч авылы.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй