Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тешләрне ялтыратып яшик! (иҗат - яшәү рухы)

Хөрмәтле “Хезмәт”леләр! Сезгә күрше Арча районы Урнашбаш авылыннан даими укучыгыз Зөлфия Хәкимова яза иде. Мин сезнең газетаны ел саен яздыртам, бик тә яратып укыйм. Тормыш иптәшем Рифат та  яратып укый иде. Кызганычка, ул инде вафат. Журналистика бүлеген тәмамлаганга, газета аның өчен бик якын бер дусты кебек булды, һәрчак көтеп ала иде. Үзе дә гел иҗат белән мавыкты. Хикәяләр дә язды. Сезнең игътибарга да аның берничә хикәясен җибәрәм. Алар газета битләрендә дөнья күрсә, бик рәхмәтле булыр идем.

Тешләрне ялтыратып яшик!

(шаян хикәя)

Соңгы вакытта ничектер авылга кайтылмый торды. Сагынылды. Кайтуга, өй тирәсен, туган нигезне бер-ике урадым да, авыл хәлләрен белергә дип, клуб-кибет тирәләрен әйләнергә чыгып киттем. Зират почмагыннан борылуга, асфальт юлдан келтер-мелтер генә атлап, эшкә баручы бер төркем сыер савучы кызлар очрады. Урам тутырып, шау итеп сөйләшеп килә болар. Кәефләре шәп булырга охшаган, көлүләре белән бөтен урамны яңгыраталар. Йөзләре кояштай балкып тора. Хәтта күзләр чагылды. Якынрак килгәч белдем, йөзләрендәге яктылык түгел, авызларындагы алтын тешләре чагылдыра икән күзне! Сезгә – ялган, миңа – чын: барысының авызы тулы алтын теш, мин сиңайтим... Түбән очның гомергә ун сүзгә көчкә бер сүз белән җавап кайтаручы Гөлбикәгә хәтле авызын ябарга онытып, алтын тешләрен елтыратып, гөрли генә. Гомер буе тел яшергән бичә димәссең! Кирәксә дә, кирәкмәсә дә көлә бахыр. Гаҗәпләнүдән, үзем дә авызымны ябарга онытып, юлымны дәвам иттем.

Әнә, клуб янына иртәнге сәгатьтән ир-егетләр шактый җыйналган. Минем кебек авыл, дөнья хәлләре белән танышырга чыгучылардыр инде, минәйтәм. Шәп булды әле, бөтен яңалыкны баскан урында беләчәкмен дип, болар янына ашыктым. Ерактан ук күренә: шактый күңелле сөйләшәләр. Барысының күңеле шат. Хөкүмәтне тиргәүче дә, персидәтелне орышучы да юк, акча аз дигән кеше дә, эш күп диюче дә ишетелми. Чын менә, шаклар каттым. Гомер күргән хәл түгел бит бу! Шуның кадәр ир-ат бергә җыелсын да, бүгенге сәясәтне, илне, җитәкчеләрне тиргәмәсен инде! Карасам, боларның да авызы тулы алтын теш! Тәмәке тартудан саргаеп каткан берничә теше генә күренеп торган Әбделхариста да, башка вакытта кешеләр белән аралушудан уттан курыккандай курыккан, гел читтә ялгызы гына басып торучы Хисмәттә дә... Менә хикмәт: ике сүзне бергә көчкә кушып сөйләшкән Хисмәтебез мәзәкне сиптерә генә. Сүз саен “анаңны да, җаныңны...” дип сүгенә торган Сәүбән дә 32 теше күренерлек итеп, елмаеп кына тора. Гаҗәпләнүдән, болар белән сөйләшергә сүз тапмадым, “исәннәрмесез”не ничек кирәк, алай әйттем дә, түбән оч Миңниса апаларга төшеп киттем. Дөресен әйтим, аны бик күрәсем килеп тормый. Йомышым булганга гына мәҗбүри төшәм. Очрашкан саен пинсем аз, әнә, тегеләр минем кебек ат урынына җигелеп эшләмәде, миннән күп пинсе алалар, менә болар бөтенләй эшләп тормаса да, хөкүмәт минекеннән күп итеп пинсе түли дигән заарыннан болай да гарык. Җитмәсә, соңгы вакытта 40 яшькә җиткәндә көч-хәл белән улларын өйләндерделәр, шактый бурычка батканнар икән дип тә ишеткән идем.

Бүген зарланырга сүзләре тагын да күбрәктер дип, кыяр-кыймас кына ишегалларына үттем. Җылы гына күрештек. Гадәттәгечә, “Ни хәлләрегез бар соң?” – дип сорамый кала алмадым. Хәзер, минәйтәм, китә инде зарланып!..

–Киленле булганыбызны беләсеңдер инде, ишеткәнсеңдер. Әле Хәмидулла абыеңны күрдеңме соң? Аңа алтын теш куйдырттык бит... – дип башлады бу сүзен. Үзе, тешсез авызын каплап, кет-кет көлә. – Минем тешсез авызга карама син, шушы бер-ике көндә куйдыртам мин аны. Табибы белән якынча сөйләшкән инде.

–Болай да расхудлы чагыгыз, Хәмидулла абыйга да алтын теш куйдыргансыз, үземә дә куйдыртам дисең... Алтын тапмагансыздыр бит, – дим.

–Без кемнән ким?! Әнә, бөтен авыл алтын тешле булып бетте бит инде. Кәрлә Мансур котыртты бар авылны. Районга барып, алтын тешләр куйдыртып кайтты да, шуннан китте инде. Өй борынча бөтен кеше алтын тешле... Югары очтан Әхмәт карчыгы белән үзенә генә түгел, малае белән килененә дә куйдыртты хәтта! Хәмдүнә, тол хатын булып та, авызын алтын теш белән тутыртты, – дип, Миңниса апа әллә кемнәрне  санап китте, үзләренең дә башкалардан ким булмавына мине дә ышандырырга тырышып.

–Нәрсә, колхоз әллә хезмәт хакын алтынлата түли башладымы, бигрәк авылыгыз белән баеп киткәнсез, – дим.

–Пачти шулай, – ди бу. – Теге Мансур алтын куйдыртканнан соң ферма кызлары персидәтелгә безгә дә алтын тешләр кирәк дип кергән. Ул теш табибларын авылга ук чакырып китерде. Бер тешкә “шалт” бер айлык хезмәт хакы! Алардан күреп, тракторчылар, шоферлар, аннан инде безнең кебек пенсиядәгеләр тотынды... Хәмидулламның пенсиягә чыгарга ике ел вакыты бар, аңарчы ничек тә түләп бетерер әле. Аның каравы, үзе белән сөйләшергә үк күңелле. Элекке кебек сүгенми дә, тиргәшми дә. Гел көлеп кенә тора. Алтын теш куйдырткан барысы да шулай ди: авызлар үзеннән-үзе ерылды, дөнья матур, дөнья киң диләр. Әҗәткә батып беткәнсез ич, хезмәт хакы җитмәгәннәр нишли дисеңме? Авыл кешесенең абзары тулы терлек бит, исең киткән икән... Без кешедән киммени дисең дә, тәвәккәллисең инде. Бар нәрсәдән канәгать булып, елмаеп-көлеп яшәүләргә ни җитә соң?! Бозавы да, сарык-тәкәсе дә, исән булсак, тагын табылыр. Персидәтел дә шулай ди. Аңа да рәхәт. Беркем зарланмый, беркем талашмый-тавышланмый... Менә шулай да яшәп була икән...

Рифат Хәкимов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев