Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Туган тел" - рэп формасында?..

Тукайның «Туган тел» шигырен болай башкаручы булмагандыр әле, һәрхәлдә безнең ишеткән юк иде!

Атаклы шигырьне рэп формасында башкаруга төрле фикерләр явачагын инде алдан ук беләбез! Enaecash “Туган тел” җырын хип-хоп стилендә башкарды

Enaecash псевдонимы белән чыгыш ясаучы Булат Алеев “Туган тел” җырын хип-хоп стильдә башкарган видео дөнья күрде. Әлеге видео “Яңа дулкын” ютуб-каналында урнаштырылган.

«Бу бит иң шәп шигырь! Син “и туган тел” дип әйтәсең, сиңа җавапка “и матур тел” диләр. Бу сүзләрне һәркем белә, барысы да ияләшкән. Кемгәдер мәгънә җитми икән, аның күп булган башка урынын күрсәтсеннәр”, – ди башкаручы әлеге трек турында.

Enaecash әйтүенчә, әлеге трекның башта музыкасы языла, аннары гына шул музыкага “Туган тел” сүзләрен куеп карыйлар. Гомумән, җырчы төп максаты итеп халык җырларын яңартып тәкъдим итүне саный.

Алдагы көннәрдә Enaecash тагын 2 татар халык җырын үзгәртеп, яңача яңгырашта әзерләп чыгарырга исәпли. Алар да “Яңа дулкын” каналында урын алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел рэп