Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әти кадере

Норма урта мәктәбе коллективы Равил Садриевның «Әти кадере» пьесасын сәхнәгә куеп, зур уңышка иреште.

«43 яшендә вафат булган хәбәрчебез, дустыбыз Равил Мөхтәр улының якты истәлеген хөрмәтләгән әлеге коллективның чыгышын карамыйча кала алмадык.»

“Балтач мәдәният үзәгендә Норма урта мәктәбе коллективы Равил Садриевның «Әти кадере» пьесасын сәхнәләштерде. 43 яшендә вафат булган хәбәрчебез, дустыбыз Равил Мөхтәр улының якты истәлеген хөрмәтләгән әлеге коллективның чыгышын карамыйча кала алмадык. Искитмәле уен күрсәттеләр балтачлылар, рольгә керү осталыгы, күз яшен тыя алмаган тамашачы, тулы зал... һәм без, күз яшьләре аша рәхмәт сүзләрен җиткергән әтнәлеләр. Равилнең хатыны Алия Садриевага тирән хөрмәт белән бер кочак чәчкә бүләк итте алар. Без Сезне яраттык, балтачлылар! Ихлас рәхмәтегез, алкышларыгыз өчен, Равилне бер мизгелгә генә янәшәбезгә кайтарганыгыз өчен, рәхмәтебезне кабул итегез. Без аны чынлап та янәшәбездә итеп тойдык. Рухы шат булсын...“

Бу язманы “Әтнә таңы” газетасының талантлы журналисты Сурия Мингатинаның социаль челтәрдә уртаклашкан фикерләре белән башларга булдым. Норма урта мәктәбенең чакыруын кабул итеп, Равил  Садриевның тормыш иптәше Алия ханым, апасы Айсылу Галимуллина белән алар район мәдәният үзәгенә «Әти кадере» пьесасын карарга чакырылган иде. Бу сәхнәләштергән әсәрнең якыннары өчен нинди әһәмияткә ия булганын сез аңлагансыздыр инде.

Районыбызның төрле  сәхнәләрендә күп тапкырлар уйналган бу әсәрне миңа да берничә тапкыр карарга туры килде. Инде спектакльнең сюжетын, геройларның сүзләрен яттан белсәм дә, караган саен  сәхнәдәге тормыш җанны айкый, хисләрне яшь итеп күзләргә чыгара.

Спектакльнең авторы, профессиональ язучы да, драматург та булмаган, гап-гади авыл  укытучысы Равил Садриев кем ул, дигән сорауны ачыклар өчен башта интернет битләрендә актарындым. Ул Әтнә районы Күәм авылында тарих фәнен укыткан, югары категорияле укытучы, туган як тарихы буенча эзләнүләр алып бара. Әмма тормыш иптәше Алияне, берсеннән-берсе сөйкемле ике кызчыгын калдырып (өченче кызы буйда кала) бу дөньядан иртә китә. Шушы вакыт эчендә ул йөзләгән рәхмәтле укучылар тәрбияләгән һәм иң зур ядкарь – “Әти кадере” исемле драма язып калдырган.

Балтач районының Норма урта мәктәбе коллективы Россиядә – Театр елын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү максатыннан, бер әсәр сәхнәләштермәкче була.

– Күп эзләдек, бик күп язучыларның пьессаларын укып чыктык. Таба алмый интектек. Мин – Әтнә районы Күәм авылы килене, ирем Айрат Күәм авылы егете, авылга кайткач Равилнең тормыш иптәше Алия белән очраштык. Ул безгә «Әти кадере» пьесасының электрон вариантын ышанып тапшырды. Тотынып карыйк дип, әсәр өстендә эшли башладык. Кереп киттек, чыга алмыйбыз хәзер, – ди Норма мәктәбенең директоры Ләйсән Гатауллина.

Ләйсән Фәрит кызы спектакльне алып кайтучы гына түгел, ә анда Сталин заманының кырыс мәктәп директоры ролен башкаручы да әле. Гомумән, рольләрне башкаручыларның һәр чыгышны чын күңел биреп уйнаганы күренеп тора. Моннан 70-80 еллар элек булган вакыйгалар һәм бер авыл гаиләсенең язмышы, моннан 70-80 еллар элек булган вакыйгалар аша ул заман бүгенге чынбарлыкны күзалларга мөмкинлек бирде нормалылар. Спектакль тамашачыга бер мылтык шартлатмыйча да, сугышның дәһшәтле, канкойгыч, гаиләләрне таркатучы, ятимнәрнең, толларның күз яшьләрен койдырган явыз, башка сыймаслык фаҗига икәнен җиткерә алган. Мөхәммәтгали бабай (технология укытучысы Рамил Хәлимов) һәм Дөрдәнә әби (инглиз һәм испан телләре укытучысы Роза Галиева) кызлары Фәрзәнә (башлангыч сыйныф укытучысы Рузилә Галиева), шушында сыенган ятим, кияү Шәрипҗан (математика укытучысы Айрат Хәбибрахманов), уллары Хәкимҗан (укучы Инсаф Галиев) авылның бер гади гаиләсе. Үз тормышларын үзләре алып баралар, әмма сугыш барын да җимерә. Шәрипҗанның сугышка китеп югалуы, улы Хәкимҗанны иптәшләре “халык дошманы” дип атап кимсетүләре – болар барысы да шул заман чынбарлыгы. Хәкимҗанның әтисен сәфәргә, сугышка озатканда: – Әти, син урыс гармунын алып кайт инде, онытма, – дип әйткән сүзләре күп тамашачының колагында чыңлап торгандыр.

Укучыларның спектакльдә уйнавын аерым билгеләп үтәргә лаек. Инсаф Галиевтан тыш, аның классташлары булып уйнаган Әдел Мөҗипов (Салих), Нияз Салихжанов (Бари), Азамат Галимҗанов (Нәҗип) – һәрберсе талантлы балалар, булдырып уйнадылар. Директор урынбасары Гөлшат Шалаеваның класс җитәкчесе, укытучы Алсу Галимҗанованың авыл советы секретаре Айгөл ролен башкарулары, хәзерге заманда Шәрипҗанның улы Хәкимҗан бабайны күрсәткән Наил Галимҗанов, аның хатыны Равияне уйнаучы укытучы Диләрә Гатауллина, Хәкимҗан бабайның улы Илдар ролен башкарган укытучы Руслан Волков, олыгайган Фәрзәнәне уйнаган мәктәп пешекчесе Флүсә Котдусова, авыл яшьләре булып Фәридә Кәримова, Гүзәл Мөҗипова башкаруындагы рольләр барысы да килешле, урынлы.

Раушания Хафизова һәм Галия Йосыпова бергәләп режиссер буларак 3 пәрдәле “Әти кадере” драмасын тамашачыга тәкъдим итү өчен зур көч куйганнар. Ә инде музыкаль бизәлешне булдырган музыка укытучысы Рәлиф Галиев бу спектакльгә җан өргән.

Норма мәктәбе коллективының бу хезмәте районда югары бәяләнде, алар конкурста беренче урынны яуладылар. Бердәм коллективка алдагы хезмәтләрендә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    НОРМА урта мэктэбе укытучыларына чын кунелдэн хезмэтлэре очен рэхмэт эйтэсе килэ.Ижади эшлэгэн коллективларны хормэт итэм.Купме хезмэт куелган,эмма жан азыгы алганнардыр узлэре дэ.Коллективнын коче бердэм матур эшлэр тудыруда.Алга таба да унышлар,яна урлэр телим.Шулай ихлас булып калыгыз,кешелэрне соендерерлек гамэллэр белэн тарих битлэрендэ калырга тырышыгыз,чонки сез кочле коллектив.Гузэл Бариева

    Теги: Равил Садриев «Әти кадере» пьеса Балтач мәдәният үзәг