Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"ТИК БЕР МИЗГЕЛ" концерты – һәрберебезнең күңелендә якты, җылы булып калды...

28нче көннең гыйнвары.Урамда кичке салкын нык төшкән. Ап-ак юл сукмагыннан халык Арбор мәдәният йортына ашыга.

Һәркемнең куңелендә кызыксындырган уй-хисләр яна, нинди булыр икән концерт?! Бер уйлаганда кызыксынмаслык та түгел. Районыбызда яшәп иҗат итүче мөмкинлекләре чикләнгән үзешчән артистларның "ТИК БЕР МИЗГЕЛ" дип исемләнгән концерт күпләрне ул көнне сокландыргандыр әле.
Ике сәгатьтән артык барган концертта бирегә җыелган тамашачы җылы елмаюлы алкышларга күмде. Сәхнәдә чыгыш ясап кергән артистларның да балкып торган йөзеләре шат, канәгать иде. Берсеннән-берсе матур моңлы яңа җырлар,биюләр, шигырьләр сәхнәне бизәп торды. Бу концертның районыбызда танылган үзешчән артистлар катнашында да булуы тагын да ямь өстәде.
Соңыннан зал тулы тамашачы аяк басып бик озак кул чапты. Изге матур теләкләр. Чәчәкләр. Һәрберебезнең күңелендә якты, җылы булып калды. Менә шулай килгән артистларны Арбор халкы бик яратып, ошатып озатып калды. Бик зур рәхмәт аларга. Бу хактада "Хезмәт" газетасыннан да укып сөендек. Шушы концертны оештырып җибәргән район җитәкчеләренә һәм башка ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250