Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тиздән "Небо" фильмын карап булачак

18 ноябрьдән киң прокатта Игорь Копыловның «Небо» фильмы чыгачак.

«Без замандашларыбыз белән булган вакыйгаларга нигезләнгән сюжетка алынасыбыз килде. „Небо“ фильмы 2015 елда Сириянең төньягында булган реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Фильмда хәрби очучы Олег Пешковның һәлак булу һәм штурман Константин Мурахтинны коткару тарихы ята», - дип сөйләде режиссер.

Нәфис фильм үзәгендә ике төп герой — подполковник Сошников һәм капитан Муравьев тарихы. Ике төрле характер, ике төрле язмыш, аларга Хмеймим хәрби базасында очрашырга насыйп булачак.

Сошников самолеты төрек һөҗүм итүче самолеты тарафыннын бәреп төшерелә. Экипажның ике әгъзасы да очкычтан сикерергә өлгергән, әмма өйләренә аларның берсе генә әйләнеп кайта алган.

Режиссер, фильмны төшерү Сириядә һәм Россиядә — Кырымда һәм Липецк авиаүзәгендә реаль хәрби объектларда узганын сөйләде.

"Небо" - Сириядә Россиянең терроризмга каршы хәрби операциясе турында беренче нәфис фильм. Картина РФ Оборона министрлыгы ярдәмендә төшерелгән.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: небо фильмы