Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әткәйгә

Гөлшат СӘЛӘХОВА иҗатыннан

Әткәй безнең кырыс кеше,
Ихтыяры бик көчле.
Шундый булган һәм акыллы
Тагын кемнең әтисе?
Без кечкенә чакта әти
Дәрес карата идең.
Яннарыңда, елаганчы,
Шигырь ятлата идең.
Сиңа шуның өчен , әти,
Без үпкәләп тә йөрдек.
"Нигә безгә бәйләнә?" - дип,
Көрсенеп ала идек.
Хәзер үстек, үзебез дә
Инде әти-әниләр.
Бик тырышып үстерәбез
Нәни бәби-чәбиләр.
Күпне күрдек, кешеләрнең
Төрлесе очрап тора.
Мәнсез әтиләрне күреп
Чәчләр дә үрә тора.
Бар икән ул әтиләрнең
Төрле-төрле "сортлары",
Бар синдәй кызыксынучан,
Бар җүнсез бер "кортлары".
Баласының яшьләрен дә
Бар күрмичә эчүче,
Хатыннарын елатучы,
Читтә рәхәт күрүче.
Син безне орышкан чакка
Кайтыр идем мин хәзер.
Яныңа басып сабакны
Кабатларга да әзер.
Бик бәхетле булганбыз без,
Ачулансак та ул чак.
Безнең белән бергә булу,
Янәшә булуың хак.
Рәхмәт, әткәй, балаларың
Ятим итмәгән өчен.
Рәхмәт, олы тормышка дип
Әзерләгәнең өчен.
Киләчәктә елмаюың
Сүнмәсен, сүрелмәсен.
"Бабай!" - диеп оныкларың
Күргән саен сөенсен.
Фото: http://womanonly.ru/deti/maminy_sekrety/moj_muzh_-_luchshij_papa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250