Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

TMTV премиясен алу өчен, җырчылар 40 номинациядә көч сынаша

Быел тантанада яңа номинацияләр дә кертелгән.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татар музыкаль телеканалы (TMTV)  премиясенә лаек булу өчен җырчылар 40 номинациядә көч сынашачак. Бу хакта бүген премия тапшыру тантанасына багышланган матбугат очрашуында телеканалның баш мөхәррире Алмаз Гыйлметдинов әйтте.

Быел телеканал ачылуга 6 ел тулды. Без тагын бер елга үсеп, киләсе бишьеллыкны ваклый башладык. 6 ел эчендә телеканалның үз йөзе, үз урыны, үз тамашачысы барлыкка килде. Горурланып һәм курыкмыйча,  үзебезне татар телеканаллары арасында алдынгылар арасында дип әйтә алабыз, – диде Алмаз Гыйлметдинов.

 Пресс-конференция, посвященная премии Татарского Музыкального телеканала TMTV

TMTV каналы. тамашачыга сыйфатлы медиаконтент тәкъдим итү белән беррәттән, менә инде өченче ел җырчыларга TMTVның махсус премияләрен тапшыра. Быел бу тантана 21 апрель көнне “Пирамида” концертлар залында узачак.

“Өченче ел үткәрелгәч, быел без аны “Өченче биеклек” дип атадык. Өч дигән сан тантананың башыннан ахырына кадәр озатып барачак. Тамашачылар моны сәхнә бизәлешендә дә, декорациядә һәм сценарийда да күрә алачак”, – диде баш мөхәррир.

TMTV музыкаль премиясен тапшыру тантанасы ел саен артистларның кызыл келәмнән узуы белән башланып китә. Бу ел да искәрмә түгел. “Йолдызлы келәм”нән быел 70тән артык җырчы узачак.

TMTV премиясе лауреатларының нинди номинацияләрдә җиңәсен телеканал ахырга кадәр сер итеп саклый. Премиягә Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов кебек  эстрада мэтрлары белән беррәттән, яшь җырчылар да дәгъва кыла.

 Пресс-конференция, посвященная премии Татарского Музыкального телеканала TMTV

“Быел лауреатларны 40тан артык номинациядә билгеләячәкбез. Алар арасында тамашачыга яхшы таныш “Кабатланмас тавыш”, “Ел артисты”, “Тамашачы мәхәббәте” кебек номинацияләр белән бергә, “Яңа дуэт”, “Алтын хитлар авторы”, “Егетләр мәхәббәте” һәм “Хатын-кызлар мәхәббәте” кебек яңалары да өстәлде.Шулай ук узган еллардагы кебек, “ TMTV телеканалының иң яхшы алып баручысы”н да билгеләячәкбез. Моннан тыш, телеканал белән берлектә эшләүче, Татарстанда сыйфатлы клиплар төшерү буенча алдынгылар рәтендә булган TMTV Production коллективы төшергән иң яхшы клип иясе дә премиягә лаек булачак”, – диде TMTV каналының баш мөхәррире Алмаз Гыйлметдинов.

TMTV премиясен тапшыру тантанасының режиссеры – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Максим Скалозубов. Ул әзерлек эшләре Яңа елдан соң ук башлануын әйтте.

 Пресс-конференция, посвященная премии Татарского Музыкального телеканала TMTV

“Ел башыннан ук үз эшләренең осталарыннан торган көчле армия әлеге проектны чынга ашыру юнәлешендә эшли. Тантананың эчтәлеген сәнгать һәм техник ягы белән тәңгәлләштерү күп көч һәм вакыт ала. Бүген инде әзерлек эшләре финиш сызыгына якынлаша”, – диде Скалозубов.
TMTV телеканалының “Өченче биеклек” премиясен тапшыру тантанасы быел да көндезге сәгать 3тә кызыл келәмнән башланачак. Концерт өлеше исә 6 сәгатькә исәпләнгән.

 

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт