Түнтәр феномены
Түнтәр авылы халкы бәхетледер, мөгаен. Аның тарихын бөртекләп җыючы һәм кадерләп саклаучы кешеләре бар. Без мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләгән Рәфхәт Зарипов (ул 1941 елгы) белән очраштык.
Ул авылның үткәннәренә багышлап берничә китап язган, аларны Интернетта урнаштырган. Рәфхәт абыйның тәмләп һәм башка беркем дә игътибар итми торган үзенчәлекле детальләргә тукталып сөйләвеннән Түнтәр феноменын берникадәр дәрәҗәдә аңладык.
Бу авыл XVII гасыр ахырында нигезләнгән булса кирәк. 1730 елда монда Габдеразак хәзрәт күчеп килә. Түнтәрнең гыйльми тарихы әнә шул чорда башлана, 1740 елда беренче мәдрәсә ачыла. Авыл халкы Габдеразак хәзрәтне беренче имам буларак истә калдырган. Хәзергесе көндә аның кабере булырга тиеш урында зур кабер ташы куелган.
Гаяз Исхакый үз заманында Идел‑Урал төбәгендәге иң абруйлы суфи ишаннар турында язганда, өч шәхескә туктала: Троицкидагы Зәйнулла ишан Рәсүлевка, Чистайдагы Закир ишан Камаловка һәм Балтачтагы Мөхәммәтгали ишан Түнтәригә (1788–1874). Түнтәр мәдрәсәсенең тирә-яктагы иң көчле уку йорты буларак танылуы Мөхәммәтгали ишан белән бәйле дә инде.
Мөхәммәтгали ишан башта шушы төбәктә белем ала: Сасна авылында, Мәчкәрә мәдрәсәсендә укый. Шуннан соң Бохарага китә, Әфганстан һәм Һиндстанда сәяхәт итә. Түнтәргә кайткач, имамлык вазыйфасын башкара башлый һәм тарихка кереп калган Түнтәр мәдрәсәсен ача. Мөхәммәтгали ишанның абруе һәм белеме нәтиҗәсендә мәдрәсә бик тиз арада илнең төрле почмакларыннан килгән шәкертләрне имамлыкка әзерләүче көчле уку йорты булып өлгерә.
Ишмөхәммәт Динмөхәммәт улы да шушы мәдрәсәдә укый. Мөхәммәтгали ишан игътибарлы һәм сәләтле шәкертне тиз күреп ала. Аның киңәше белән Ишмөхәммәт Бохарага китә, анда белем алганнан соң, кабат Түнтәргә кайта. Бу вакытта Мөхәммәтгали ишанның дәвамчысы булып аның кияве Шәмсетдин хәзрәт хезмәт итә. Ул да вафат булгач, авыл халкы Ишмөхәммәтне имам итеп сайлый. 1877 елда ул Түнтәр мәхәлләсенең имам-хатибы булырга указ ала.
Шулай итеп, Ишми ишан Түнтәр авылының инде тарихы һәм исеме булган мәдрәсәсен дә җитәкли башлый. Рәфхәт абый Зарипов аны тирән белемле, көчле ихтыярлы, үз сүзендә нык торучан кеше булган дип тасвирлый. Аның чорында мәдрәсәнең чәчәк атуы дәвам итә. 1887 елда сәүдәгәр Габделлатыйф Хәкимов акчасына мәдрәсә өчен ике катлы яңа бина төзелә. Димәк, шәкертләр саны арткан була. Бу исә аның педагог һәм җитәкче буларак уңышы турында сөйли, дип фаразлый алабыз.
Автор: Айдар Шәйхин
Фотограф: Александр Ефремов
Чыганак: http://protatarstan.ru/ishmi-ishan/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев