Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Түнтәр, Казан, Ижау артистлары бер сәхнәгә нигә җыелган?

Әниләр бәйрәме якынлашкан көннәрдә Түнтәр мәдәният йортында бик күңелле спектакль сәхнәләштерелгән.

Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” исемле иҗат җимешен Хәерниса – Сания Мирхалиева, Гатияттәй – Сәмәрә Зыязетдинова, Сылубикәттәй – Роза Зарипова, Әсмабикәттәй – Хәмидә Салихҗанова, Маннур – Шәрифулла Гарифуллин, Разыя – Гөлзәминә Габдрахманова, Альберт – Айзилә Салихҗанова, шәфкать туташы – Миләүшә Зыятдинова, биюче кызлар – Зәринә Зыятдинова һәм Азалия Хәбибуллина шуның кадәр булдырып рольгә кереп башкарганнар, авыл халкы рәхәтләнеп көлеп, күңел рәхәтлеге алып, артистларга кул чабуларын жәлләмичә, рәхмәт сүзләре ирештергәннәр.

Шуны да искәртеп үтәсе килә, әлеге спектакльдә катнашу өчен Сания Мирхалиева – Казаннан, ә Сәмәрә Зыязетдинова Ижаудан бирле кайткан.

Авылдашларыбыз искиткеч матур, эчтәлекле спектакль куйдылар. Хөрмәтле артистларыбыз, барыгыз да үз ролегезне зур осталык белән башкардыгыз! Молодцы! Зур рәхмәт!, - дип хәбәр итәләр түнтәрлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр бәйрәме спектакль Түнтәр авылы