Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Түнтәр мәдәният йортында Зәмирәгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырыла

6нчы сентябрь көнне Түнтәр мәдәният йортында бәләкәй Зәмирәгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырыла.

Бәләкәй кызчыкныӊ язмышына битараф булмыйк, аз гына булса да ярдәм итик! Сезнеӊ өчен кечкенә генә сумма Зәмирә өчен зур ярдәм икәнен искә алып аныӊ киләчәк язмышында без дә үз эзебезне калдырыйк. Әйдәгез, шушы изге эштән читтә калмыйк, ярдәм итик кызчыкка авылдашлар, райондашлар?!

Концертта авыл, район үзешчәннәре, мәктәп коллективы, һәм шулай ук районыбызныӊ танылып килүче талантлы яшьләре Рафил Җәләлиев, Айзат Шәйхелмәрданов, Римма Гарапшина, Алмаз Миргалимов, һәм башка игелекле улары-кызлары катнашыр дип көтелә. Әлеге чарабыз Зәмирәгә көчебездән килгәнчә ярдәм итик дигән изге ният белән әзерләнә. Билет бәясе нибары 100 сум, төгәл сәгать кичке 7дә башлана. Рәхим итегез!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250