Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Түнтәрдә сәхнәләр чәчәккә күмелде (+фоторепортаж)

Түнтәр мәдәният йортында 5-6 сыйныф укучылары һәм әти-әниләре "Чәчәкле февраль" дип исемләнгән бик матур концерт куйдылар.

Әлеге концерт исеме җисеменә бик туры килерлек итеп эшләнгән иде. Тамаша кылучыларның кайсы гына хиссез кала алды икән? Менә аларның берничәсенең фикере:

- Афәрин, концерт бик матур, үзенчәлекле булды. Һәрбер номерыгыз уникаль, розаларыгыз искиткеч иде. Моның кадәр чәчәкле концерт күргән юк иде әле.

- Балалар, гөлкәйләрем концертыгыз бик күңелле булды. Ул чәчкәләрегезне әйтәсе дә юк, бигрәкләр дә матурлар, үзегез шикелле. Җырчы егетләргә күзләр тимәсен, сөбханалла. Эльвинаның егетләр белән биюенә сүзләр табып бетерерлек түгел, шуның кадәр матур.  Ләлә белән Фәнзилгә дә көнләшеп куйдым әле.

Ә оештыручылар үз чиратларында аларны хөрмәт итеп, концертны карарга килгән барлык тамашачыга олы рәхмәтләрен җиткереп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түнтәр урта мәктәбе