Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Түнтәрнең кечкенә йолдызы – Айзилә

Әлеге язмабыз кечкенә йолдызыбыз, Альберт ролен башкарган Айзилә Салихҗанова турында.

Күптән түгел Түнтәр мәдәният йортында Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” спектакле куелу турында хәбәр иткән идек. Әлеге язмабыздан кечкенә йолдызыбыз, Альберт ролен башкарган Айзилә Салихҗанова төшеп калган. Түнтәр урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Айзиләне спектакльдәге роленең серләренә әбисе Хәмидә өйрәткән. Заманында Хәмидә апа үзе дә сәхнә йолдызы булган кеше. Айзилә дә кечкенәдән төрле шигырь конкурсларында катнашып, төрле чараларда чыгыш ясаган бала.

Сәхнәдә Айзилә үзен бик оста тотты. Аның уйнавын авылдашлар бик яратты, - диләр түнтәрлеләр. - Әбисенең сәләте оныгына да күчкән. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын.

Без дә әлеге теләкләргә кушылабыз. Мәктәптә укуы белән беррәттән төрле чараларда да актив катнашып килүче Айзиләнең уңышлары хакында яңадан да ишетеп сөенергә язсын. Киләчәктә дә иҗат дөньясында кайнап яшәсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль Түнтәр авылы