Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тормыш башым…

Иртә язда сарык көткән Җәмәкәем, Чирәмендә аунап үскән авыл башым. Балык кебек уйнап йөзгән «култык» суым, Җиләк җыеп хәлләр беткән "Кәби" буем.


Пычрак ерып йөргөн бик күп чакрымнарым,
Мәктәп якка мәҗбүр барган адымнарым.
Очы күренмәгән озын урамнарым,
«Бирешмә син, атла!» дигән туганнарым.

Шөгыль табып эш өйрәткән әткәм-әнкәм,
Ачык йөзле, туры сүзле күршеләрем.
Кыен чакта терәк булган дус - ишләрем,
Монда минем иң-иң якын кешеләрем.

Озын сүзне кыскартам да шуны әйтәм-
Күңелдән мин һәркөн саен монда кайтам.
Туган авыл һәркем өчен була якын,
Чын куңелдән хөрмәт итәм Куныр халкын.

Фото: https://yandex.ru/images/search?text=поэзия&img_url=http%3A%2F%2Fsechina

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250