Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тоташ кайгы гына булмас

Тормыш. Гомер. Язмыш...

Бу гамәлләр
Бик күп нәрсә бирә кешегә.
Кемнәрнедер җиде күккә чөя,
Кемнәрнедер түбән төшерә.

Кемнәрнеңдер тормыш тәгәрмәче
Гел такырдан бара тәгәрәп,
Ә кемгәдер бер селтәнә дөнья -
Гарасаты ташлый телгәләп.
Әллә мине дөнья алдадымы,
Әллә инде үзем алдандым?
Туган җирдән еракларга китеп,
Ялгыз башым яшәп калганмын...
Язмыш мине яшьли талкый килде,
Мәхрүм итеп сөю-назлардан.
Ә мин һаман бәхет өмет итәм
Һәр ел саен килгән язлардан.
Язмышлардан узмыш юк, күрәсең,
Шундый әйтем бар бит халыкта.
Гомер тоташ кайгы булмас әле,
Тормаган күк тоташ шатлыктан.

**************************
Бер җылы сүз җитә

Күңелләрен күрәбезме
Өлкән яшьтәгеләрнең?
Серләшик бер, читкә атып,
Дөнья мәшәкатьләрен.

Сөйләшик, аңларлык итеп,
Эчке кичерешләрен.
Мөмкин булса, җиңеләйтик
Хәлләрен-әхвәлләрен.
Бер җылы сүз җитә диләр,
Кешене дәваларга.
Тәмле телдән канат куеп,
Күтәрик һаваларга!

**********************

Әллә дөнья шуңа корылганмы?
Әллә дөнья шуңа корылганмы?
Эчкерсезлек илтә ачуга,
Кешеләрне артык яратуың
Ярдәм итә синнән качуга.
Әллә дөнья шуңа корылганмы?
Мәхәббәттә яши хыянәт.
Изге хисләр белән йөри микән
Кайгы-хәсрәт, моң-зар һәм михнәт?
Ышанасы килә гаделлеккә,
Мәхәббәткә, якты хыялга.
Бу сүзләрем сине юнәлтсеннәр
Яшьлектәге керсез уйларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250