Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Традицияләр кире кайта яки кунырлыларның кыш озату кыйссасы (+фоторепортаж)

Быелгы “Кышны озату” бәйрәме һәм Россия Президентын сайлау көне Куныр һәм Шода авылы халкы өчен аеруча да истәлекле булды.

Элек һәр ел саен сайлау көнендә матур гадәткә кергән “Кыш озату” бәйрәме берара онытылып торды. Әлеге бәйрәм хатирәләре олыларның гына түгел, яшьрәкләр күңелендә еш яңара иде. Быел исә әлеге чараны кабат сайлаулар көнне үткәреп, җирле халык өчен зур бәйрәм ясады оештыручылар, яше дә, карты да рәхәтләнеп ял итте.

Ил башлыгын сайлау мөһим вакыйга булганлыктан , Куныр мәдәният йортына халык иртәдән үк агылды. Тирә-якка яңгыраган музыка, борынны кытыклап әллә каян үзенә чакырып торган шашлык, коймак исләренә каршы торып кара син?

Үзәк мәйданда өлкәннәр, балалар өчен кызыклы уеннар гөрләде, бүләкләре дә саллы иде. Алып баручылар Кунырның асыл улы, тамада, сүз остасы Рүзәл Мөхәммәдиев һәм Казаннан кайткан җырчы егет Айрат Шәрәфиев әбиен дә, бәбиен дә җырлатты. Көн бераз буранлап торганлыктан, күмәк биюләргә керүчеләр дә ялындырып тормады. Кыш белән саубуллашканда хоккйсыз буламы? Шугалакта барлыгы 4 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде. Җирлекнең шәхси эшмәкәрләре Айрис Муллагалиев, Фәнил Сәгыйтҗанов, Марат Дәүләтшин иртәдән үк шашлык пешерделәр, төрле продукция белән сату иттеләр. Куныр балалар бакчасы коллективы авылдашларны кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйлады. Кыш озатуга район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин да килде. Хоккей уеннарын тамаша кылды, команда уенчылары белән истәлеккә фотога төште.

Бәйрәмнәрнең матур һәм макыктыргыч узуында Куныр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәйхан Гыйлаҗев, Куныр авылы китапханәсе мөдире Гөлназ Шакирҗанова, Шода авыл клубы директоры Венера Фәйзрахманованың да өлешләре зур булды. Халык чын күңелдән ял итте. Язгы кыр эшләренә, бакча мәшәкатьләренә кадәр рухи бушану булды бу кадәргесе.

– Танышлар, авылдашлар белән очрашуга, ихластан аралашуга тагын бер сәбәп булды, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты бәйрәмгә килүче апалар да.



Миләүшә Гыйләҗева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышны озату