Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Төштәге чынбарлык

Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда, ерак тугел - Казан артындагы бер авылда, яшәгән ди булган ди, әйбәт кенә гомер кичергән ди бер малай.

Исеме булган ди Нариман. Нариман бик тә уйдырмалар чыгарырга яраткан. Төрле әкият геройлары катнашкан яңа әкиятләр уйлап тапкан. Төннәрен йокларга яткач ул, фантазиясен эшкә җигеп, үз-үзен куркытып, албасты, өрәк кебек куркыныч образлар тудырып яткан Һәм әкиятләрнең дә шундыйларын укырга яраткан. Бигрәк тә Тукайның "Шүрәле"сен, "Кисекбаш"ын, "Су анасы"н үз иткән.

Менә тагын бер көн үтеп китте. Кояш баеды, йокларга вакыт җитте. Ләкин бүген тиз генә йоклап китә алмады Нариман. Әкиятләр дә кызыксындырмады аны, нишләптер кәефе юк иде, арыган да иде шул. Ята Нариман түшәмгә карап, йоклап китә алмыйча. Кинәт көчле җил исеп китте, һәм кемдер тәрәзә шакый башлады. Нариман куркуын белдермәскә тырышып:

- Кем бар анда? Ни кирәк? Кара төнне бозып кем йөри? Нәрсә бар соң төнлә белән? И, пычагым кергери!

- Мин әле бу - Шүрәле-е-е-е! Ник син бүген минем хатынның алтын тарагын алып качтың, карак! Китер, бир хатынымның алтын тарагын!

Нариманның куркуы артканнан-арта барды, ләкин шулай да ул, гомердә дә курыкмаган урман сарыгы - Шүрәле белән сөйләшүен дәвам итте.

- Кем сон синең хатының? - дип сорады ул калтырана-калтырана.

- Син нәрсә минем белән шаярасын мәллә? Бу дөньяда минем хатынны белмәгән кеше юк! Юк! Ишетәсеңме? Минем хатын - Су Анасы. Аның алтын тарагын кемдер урлап качкан. Менә хәзер мин ул каракны эзләп йөрим. Тапса-а-ам, таракны алам да кытыклап үтерәм мин аны! Әгәр дә ул син булсаң, минем белән шаярмаска киңәш итәм. Бир таракны! - дип җикеренде Шүрәле.

- Юк, миндә түгел синең хатыныңның алтын тарагы, валлаһи, - диде Нариман.

- Алдамыйсыңдыр дип өметләнәм. Югыйсә, ышан сез - кешеләргә, узган елны Былтыр дигәне дә алдалап бармагымны кысып киткән иде, хаман да авырта. Кара әле, чыннан да шул Былтыр түгел микән әле таракны урлаучы да, - дип, үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә, ничек пыр тузып килсә, шулай очынып китеп тә барды Шүрәле.

"Инде котылдым" дигәндә генә алтыпочмаклы өйнең дүртенче почмагыннан тәгәри-тәгәри куркып беткән Кисекбаш килеп чыкты һәм калтырый-калтырый гына:

- Адәм баласы, исемең ничек синең? Ярдәм ит миңа?! - диде ул.

- Минем исемем Нариман. Ә син кем буласың? Ни булды сиңа? - диде Нариман, үз-үзен белештермичә генә.

- Мин Тукайның әкиятендәге Кисекбаш. Мине Кәҗә белән Сарык эзләп йөриләр. Ярдәм ит миңа?

Шул арада Нариман тәрәзә аша урамга күз төшереп алды. Буш капчыкларын асып, Кәҗә белән Сарык Нариманнарның өйләренә якынлашып киләләр иде. Кисекбаш та моны күреп алды булса кирәк - карават астына кереп качты. Пышылдап кына, тагын "Ярдәм ит миңа", дип сорады.

Кәҗә белән Сарык ишек шакыдылар. Нариман кыю гына килеп ишекне ачты. Кәҗә:

- Мик-ки-ки-ки, мик-ки-ки-ки капчыктагы Кисекбашлар бит уники. Ләкин менә берсе качты, мик-ки-ки-ки! Белмисеңме, алай-болай, кайда минем уникинчи Кисекбашым, малай?

Ә Тукайнын әкиятендәге "булмаган, уңмаган, надан" Сарык исә Кәҗәнең сүзләрен раслап кына торды:

- Әйе, әйе... ни... кайда безнең Кисекбаш уникинчи? - диде ул, Кәҗәнең артына кача-поса гына.

- Юк, белмим шул. Миңа мәгълүм тугел, - диде Нариман. Шулай да кызыксынып сорап куйды:

- Ә сезгә унбер генә Кисекбаш җитми мени? Ә ник бүре тугел сезнең капчыгыгызда?

Гадәттәгечә сүзне Кәҗә башлады:

- Хи-хи-хи, мик-ки-ки-ки! Беренчедән, безнең телдә генә "уники" дип сөйләнә ул, ә чынлыкта исә Кисекбаш та, буре башы да берәү генә. Икенчедән, безнең дә бит Тукайча гына яшисебез килми. Шуңа күрә бүре башына кул селтәдек тә, сәфәр кылып киттек, ә юлыбызда беренче очраган нәрсә ул - Кисекбаш.

- Сез нәрсә инде, Тукай белеп язган ул. Сезгә хатагызны төзәтергә кирәк дип саныйм мин. Эзләмәгез сез Кисекбашны, аңа да ирек кирәк, үз тормышы белән яшәсен. Ә сез табыгыз үзегез әйтмешли "уники" бүре башыгызны, яшәгез тыныч кына! Хәерле юллар! - диде Нариман.

Кәҗә белән Сарык та "рәхмәт" әйтеп үз юллары белән киттеләр.

Күп тә үтмәде кухняда тычкан чиелдый башлады. Бактын исә сөткә төшкән икән. Ул йөзә, тыпырчына, ләкин сөттән чыга алмый. Нариман ярдәм итәргә булды: тычканны җайлап кына сөттән чыгарды, юды һәм иреккә җибәрде.

Нариман йокларга ятты. Бер-ике минут кына тынычлыкта яткандыр, тышта Акбай өрә башлады.

- Акбай, Акбай, дим! Ник өрәсен болай төнлә? Әллә йокың качтымы, әллә инде берәр карак өйгә кереп барамы?

- Юк инде, карак булса, күптән куып чыгарган булыр идем, тавышсыз-тынсыз гына. Ә йокы киресенчә килә генә. Үземнең йокы килә дип кенә йоклап китеп булмый шул. Әнә тегендә Гали белән Кәҗә инде ярты сәгать талашалар. Дөньяда алар гына мени, Алланың кашка тәкәләре?!

- Ни булган соң аларга? Гел дус-тату яшилэр иде бит.

- Кем белгән аларны. Әнә инде кайчаннан бирле Гали Кәҗәгә печән биреп маташа. Ә Кәҗә, рәхмәт әйтеп сакал селкисе урында, сакалы белән печәнне чәчеп ата.

Нариман Гали белән Кәҗә янына килде:

- Ни булды сезгә, ә? Ник талашасыз? Кәҗә, нигә син печән ашамыйсың?

- Минем ашыйсы килми, минем уйныйсым килә. Кыр-болыннарда ауныйсым, шунда йоклыйсым килә. Ә Гали мине һаман печән белән кыстый, - диде йокыга алҗыган Кәҗә.

Ә Гали исә акланырга тотынды:

- Минем эшем шул бит... Мин Тукай абый кушканны гына эшлим.

- Ярар. Сездә зур проблема юк, бары тик аңлашылмаучанлык кына. Дуслашыгыз һәм тыныч төннәр! - диде Нариман һәм өенә кереп китте.

Чишенде, юынды, йокларга җыена башлады ул. Җылы юрган астына чумганчы, тәрәзә аша урамга күз салды Нариман. Шүрәле белән Су Анасы култыклашып урманга таба кайтып баралар иде. Су Анасының кулында алтын тарак, ә чәчләре җем-җем килә. Кәҗә белән Сарыкның да капчыкларын асып кайтып барышлары иде. Ә капчыкларында исә Кисекбаш түгел - бүре башы. Аларның артыннан Кисекбаш ирекле рәвештә тәгәрәп бара. Акбай үз оясында тыныч кына йоклап ята, Гали Кәҗәгә печән бирә, Кәҗә рәхмәт әйтә - сакалын селкетә. Ә кухняның җылы почмагында тычкан йоклап ята. Гомумән, бөтен дөнья тирән йокыга талган.

Шул уйлары белән Нариман да йокыга китте... Ә иртәгесен әнисенә төнге маҗаралары турында сөйләде - әнисе ышанмады, төш кенә булгандыр диде. Юк, юк! Бу төш түгел! Әнисе ышанмаса да, Нариман чын күңеленнән әкияткә ышана иде. "Әкияткә, могҗизага ышанмаган кешенең тормышка да ышанычы, өмете югаладыр бит ул. Ә мин гел әкияткә, могҗизага ышаначакмын!" дип уйлады ул.

Фото: http://www.playing-field.ru/img/2015/052216/1719734

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250