Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Циркта татар концертлары башланмагае — Филармония директорын шунда күчерәләр дигән хәбәр йөри….

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясен Казан музыка көллияте директоры Айрат Җаббаров җитәкләргә мөмкин

Әлегә бу мәгълүмат расланмаган – филармония хезмәткәрләре бу хакта белмәүләрен әйтә. Әмма бездәге мәгълүмат буенча, яңа директор исеме шушы көннәрдә игълан ителәчәк.

Айрат Җаббаров Казан дәүләт көллиятен 2009 елдан бирле җитәкли. 2000-2009 елларда ул Татарстан мәдәният министры урынбасары иде. Белеме буенча – музыкант. Хор дирижеры белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.

Шушы көннәрдә Татар Дәүләт филармониясен 2003 елдан бирле җитәкләгән Кадим Нуруллинның Казан Дәүләт циркы директоры итеп куелачагы билгеле булган иде. Казан циркын 1993 елдан бирле Дамир Шәрифуллин җитәкли иде.

 

Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цирк