Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туфанны мәңгеләштергән театр

Түбән Кама каласының Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисткасы Гөлгенә Зәйнуллина (рәсемдә) белән аралашкач, аның иҗаты, куйган хезмәтләре хакында бик аз белүем өчен оялып куйдым.

Пыжмара авылының мул сулы чишмәләре, куе урманнары, инеш-күлләренә хозурланып үскән Гөлгенә кечкенәдән иҗатка тартыла. Укытучысы Рәисә Юнысова кызның артистлык сәләтен тиз күреп ала. Мәктәп чорларында спектакльләрдәге төп рольләр гел Гөлгенәнеке була. Бу сәләтнең камилләшүендә һичшиксез клуб мөдире Рәисә апаның да өлеше бик зур. Чөнки ул эшләгән елларда клубларда концерт-спектакльләр еш куела иде, дип искә ала Гөлгенә ханым.
Яшьлек хыяллары Пыжмара кызын Казан театр училищесына алып килә. Марсель Сәлимҗанов, Наил Дунаев, Илдар Хәйруллин кебек бик көчле, сәләтле остазларда белем ала ул. Училищены тәмамлагач, Гөлгенә Тинчурин театрына билгеләнә. Исламия Мәхмүтова төркемендә өч ел эшләгән талантлы актрисаны Рөстәм Галиев Түбән Камага эшкә чакыра. Гөлгенә үзен сынап карарга уйлый. 1990нчы еллар була ул. Бернинди уңайлылык булмаган бинада студия буларак ачылган театр соңрак яшьләр театры, аннан соң автономия театры булып үзгәртелә. 17нче сезонда Түбән Кама театры дәүләт статусы ала. Ә 2012нче елда театрга Туфан Миңнуллин исеме бирелә һәм бу юкка түгел. Коллектив башкарган хезмәтләр чыннан да күренекле татар драматургы, язучы-публицист, гади итеп кенә әйткәндә татар халкы өчен бик күп игелекле гамәлләр башкарган Туфан Миңнуллин исемен йөртергә лаек. Әлеге сүзләрнең хаклыгын исбатлар өчен берничә фактка күз салу да җитә. Узган ел Тинчурин фестивалендә И.Юзиевның «Яра» спектакле түбән камалышларга җиңү алып килә. Бурятиядә үткән халыкара фестивальдә дә безнекеләрнең чыгышы җылы кабул ителә. Төркиядә дә уңышлы чыгыш ясыйлар. Киләчәктә исә Түбән Кама театры Мәскәү тамашачысына спектакльләр тәкъдим итәчәк.
Татарстан Республикасының атказанган артисткасы белән очрашып сөйләшүебез Балтач районындагы гастрольләр хакында булды. 5нче апрельдән театр районыбызда Туфан Миңнуллинның «Син мине күрәсеңме?» музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк.
- Казан һәм Түбән Камадан соң Балтачка килүебез юкка түгел. Чөнки театрыбызның өч артисты Балтач районыннан. Мин Пыжмарадан, Наил Сәйфетдинов Килидән, яшь, өметле артистыбыз Юрий Павлов Субаштан, - дип сүзен дәвам итте якташыбыз.
- Гөлгенә ханым, без сезне төп рольләрдә уйнаучы артистка буларак беләбез. Бүгенге көндә нинди образлар өстендә эшлисез?
- Мин барлыгы 40ка якын роль иҗат иттем. Күңелем нинди роль тели, барысын да башкардым. Һәм мин шуның белән бәхетле дә. Бүген исә күбрәк күмәк күренешләрдә катнашам. Чөнки коллектив гел яшәрә, безнең урынга яшьләр килә.
Гөлгенә Зәйнуллина башкарган рольләрнең һәммәсе дә тамашачыга бик якын һәм кадерле. Чөнки аларның һәрберсе зур осталык белән башкарылып, бер-берсен кабатламый торган образлар. Гөлгенә тамашачылар күңеленә Туфан Миңнуллинның «Кызлар кызык итәләр»дәге Алинә, ягъни кызыл ыштанлы кыз, «Җир уллары»ндагы (Һ.Такташ) Ана, И.Юзиевның «Яра» спектаклендәге Зөләйха карчык образы белән кереп калды. Иҗат ялкыны белән янып яшәүче якташыбыз театрдан тыш, туйларда һәм юбилейларда тамада буларак та катнаша. Бүгенге көндә кызлары Гөлшат, Илүзә белән Казан шәһәрендә яши. Туган нигезенә дә эзне суытмый. Һәрвакыт сагынып көтәр газиз әнисе, яраткан хезмәте, үзен тирән хөрмәт итүче тамашачылары булганына шатланып, шөкерана кылып, эшләгән, яшәгән мәле аның.
- Казандагы бер очрашуыбызда Нәҗибә ханым: «Түбән Кама театры Туфанның исемен мәңгеләштергән театр. Шуңа да театр яши икән, Туфан да яшәр», - дигән иде. Димәк, без киләчәктә бу исемгә тап төшерми хезмәт итәргә, өметләрне акларга тиешбез, - диде Гөлгенә Зәйнуллина саубуллашкан вакытта.
Киләчәктә театр гөрләп эшләр, өметләр дә һичшиксез акланыр. Чөнки Туфан исемен йөртүче театр башкача булдыра да алмый кебек, минемчә.
Рәсемдә: спектакльдән күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250