Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган авылым – Сәрдегәнем

Салавыч Сәрдегәне авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Казанда яшәүче Гыйният Мөхәммәдиев авылын һәрчак яратып, сагынып яши.

Туган авылында нинди генә чаралар үткәрелсә дә, ул һәрвакыт үзәктә. Эштән бушаган арада ижат белән шөгыльләнә. Туган авылына багышлап язган «Туган авылым» шигыре - авылын ничек яратуы, һәрвакыт аны сагынып яшәвенең бер дәлиле.

Туган авылым - Сәрдегәнем

Олыгайган саен сагындыра,
Туып-үскән газиз авылым.
Еллар үткән саен сагынып кайтам,
Туган ягым, туган авылым.

Сагынамын Әткәй-Әнкәемне,
Туганнарның һәрбер сигезен,
Шаулап-гөрләп, уйнап ү скән
Иң кадерле Әткәй нигезен.

Сагынамын авылымның,
Сызылып аткан алсу таннарын.
Сагынамын су буйларын күмгән,
Шаулап торган куе талларын.

Сагындыра яшел чирәмнәрдә,
Каз бәбкәсе саклап йөргәнем.
Мәңгелеккә истә кала икән,
Балачакта барлык күргәнем.

Сагынамын иртә язларында,
Юеш килеш туплар куганны,
Ат чанасына төялеп,
Кышларында чана шуганны.

Сагынамын авыл сәхнәсендә,
Концерт-театрлар куйганны,
Беренче кат, шушы авылымның,
Кызларына гашыйк булганны.

Сагынамын авыл урамнарын,
Тезелеп киткән матур өйләрен,
Авылымда шаулап торган,
Зиятдинов Васыйл көйләрен.

Сагынамын туган авылымның,
Эшчән-батыр,тырыш кешесен,
Әби-бабай, әти-әниләрнең,
Бар яшьләрен һәм дә кечесен.

Тау башында маяк булып,
Ераклардан балкып торасың.
Ялгыш юлга бассаң, дөреслисен,
Яхшы юлга безне борасың...

Сәрдегәнем исләремә төшеп,
Үзәкләрне минем өзәсең.
Әле син бар ярый сагынырга,
Сагынмыйча ничек түзәсен?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X