Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган авылым

Туган якның, туган авылның никадәр якын, газиз булуын торган саен күбрәк аңлыйсың шул...

Бигрәк матур, бигрәк нурлы
Минем туган авылым.
Шул матурлык нурларыннан
Балкый Куныр авылым!

Бигрәк якын күңелемә
Минем һәр авылдашым.
Шушы якынлыкны тоеп,
Минем кайтып барышым.

Ямьле безнең су буйлары,
Җиләкле тау битләре.
Көек, Кәби, Каратауның
Саф сулы чишмәләре.

Берсеннән-берсе яңа шул
Авылымның йортлары.
Күркәм айлы мәчете дә,
Төзек аның юллары.

Шул юллардан алга атлый
Авылым эшчәннәре.
Мактауларга лаек алар,
Данга лаек эшләре!

Ярышларда җиңү яулый
Кунырның балалары.
Беренчелекне бирми шул,
Ай- һай, тырышлыклары!

Шундый минем авылдашлар:
Җырлыйлар да бииләр.
Менә килеп кара әле:
Сокланырлык яшиләр!

Ризидә Ситдыйкова,
Казан-Куныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь