Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Туган җирдә тамырланыйк, нәсел агачы сыман”, диләр. Кемнәр? (+фоторепортаж)

Куныр җирлегенең Шода авылында “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының “Туган җирдә тамырланыйк, нәсел агачы сыман” дип исемләнгән күчмә утырышы узды.

 Кунакларны җирле хуҗалар ипи-тоз, якты йөз, самавырларда кайнаган хуш исле тәмле чәйләр, татар халкының милли ризыклары белән сыгылып торган мул өстәлләр белән каршы алды."Авылым бизәкләре" дигән күргәзмә дә бары соклану хисләре уятты. Чара барышында еллык эшкә нәтиҗә, киләчәккә планнар хакында сөйләшенде. Җирле артистлар башкаруындагы берсеннән-берсе моңлы җырлар, шигырьләр тыңланды. Кунаклар “Мирхәйдәр Фәйзи”  музеенда булдылар. 

Чараның икенче өлеше "Якты юл" җәмгыяте ашханәсендә дәвам итте. Биредә кунакларны милли ризыклар: чәк-чәк, бавырсак, кош теле, май күмәче, зур бәлеш каршы алды. кайнар чәй янына гөбәдия тәкъдим ителде

Әлеге чара турында "Хезмәт" газетасының алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев