Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган җиркәй... Ни аһәңле назлы исем!

Мин туган ягым табитгатенә һәрчак сокланып яшим. Сокланмаслыкмыни ул? Урман дисәң, урманнары, сулыклар дисәң, елга-күлләре күп, таулар, болыннар, әрәмәлекләр үзләре генә ни тора.

Елның дүрт фасылы исә туган ягым табигатен тагын да гүзәл итә. Мул алтын көзне ап-ак кыш алыштыра. Көз үзенең яңгырлары белән бераз пычрата төшкән юлларга, сукмакларга кыш энҗедәй кар бөртекләре түши. Дөнья аклыкка чума. Шушы матурлыкны саклый беләбезме соң? Соклана беләбезме табигать матурлыгына?
Юк. Чөнки язга чыккач, кар эри башлауга, кыш буе теләсә кая ташлаган чүп-чар баш калкыта. Бу бит кешеләрнең әхлаксыз, шапшак булуын күрсәтә. Без һәр яз саен мәктәп тирәсен шушы чүпләрдән чистартырга чыгабыз. Аларны ташлаган кешеләргә бераз оят түгел микән? Ник алар бераз гына булса да табигатебез турында кайгыртмый икән? Без бит шул табигать балалары.
Әйдәгез, агачлар утыртыйк, чөнки алар кислород чыганагы, чишмәләрне чистартыйк, алар яшәешнең башлангычы. Саклыйк табигать матурлыгын. Шул чакта гына тыныч һәм саф күңел белән яшәрбез.
Рүзил Насрыев
Кили авылы
Фото: http://svoya.ucoz.ru/photo/zima_zimnie_oboi/zimnjaja_priroda_1920kh1080_i_dr/10-0-1541

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250