Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган нигез

Туган нигез, рәнҗисеңдер Ташлап киткәнгә. Сабый чагым, яшь чакларым Калды үткәндә. Кайтсак та без, китсәк тә без Синдә тик кунак. Сагынасыңдыр, көтәсеңдер, Кайтыр дип уйлап. Тәрәзләрең төбәлгәннәр Кайтыр юлларга. Чумасыңдыр без кайтмагач Моңсу уйларга. Вакыт җиткәч, кошлар да бит Ташлый оясын. Җан теләгән парың белән Оя корасың. Туган нигез, онытмадым,...

Туган нигез, рәнҗисеңдер
Ташлап киткәнгә.
Сабый чагым, яшь чакларым
Калды үткәндә.

Кайтсак та без, китсәк тә без
Синдә тик кунак.
Сагынасыңдыр, көтәсеңдер,
Кайтыр дип уйлап.

Тәрәзләрең төбәлгәннәр
Кайтыр юлларга.
Чумасыңдыр без кайтмагач
Моңсу уйларга.

Вакыт җиткәч, кошлар да бит
Ташлый оясын.
Җан теләгән парың белән
Оя корасың.

Туган нигез, онытмадым,
Сагынам үзем дә.
Сары сагыш җанга сара,
Яшьләр күземдә.

Синдә үтте гомеремнең
Иң матур чагы.
Язсын шулай күрешергә
Күп еллар тагы.

Флера Габдуллина.

Фото: vk.com


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250