Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган нигез җылысы (+фото)

Исламия Мәхмүтова Нөнәгәр халкын бәйрәм белән котлады, артист халкын авыр елларда җылы өйләренә сыендырып, тәмле ризыклары белән кунак иткән хуҗабикәләргә олы рәхмәтен җиткерде, остазлары Кәшифә апа һәм Равил абый Тумашевлар турында истәлекләре белән уртаклашты.

20 нче февраль көнне Нөнәгәр авылы мәдәният йортында татар театр сәнгатенең, республикабызның, Нөнәгәр авылының талантлы кызы, беренче татар хатын-кыз режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына – 115 һәм аның улы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Тумашевның тууына 95 ел тулу уңаеннан оештырылган “Театрга озын гомер биргән затлар, үзләре дә яши ил белән” дип исемләнгән искә алу кичәсе үтте.

Кичәдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артистлары Әнәс Галиуллин, Нуретдин Нәҗмиев, Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Чулпан Закирова катнашты. Искә алу кичәсенең мәртәбәле кунаклары арасында Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәррә Рәхим кызы, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская, Аяз Гыйләҗевнең бертуган энесе Альберт Гыйләҗев, драматург Рәдиф Сәгъди дә бар иде.

Равил Тумашевның 93 яшен тутырып килүче бертуган сеңлесе Зөмәррә Рәхим кызы Халитова музейга үзе ясаган абыйсының портретын истәлеккә бүләк итте. Гаилә һәм балачак дусты, татар халкының беренче хатын-кыз композиторы Сара Гариф кызы Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская “Апасым-гомер бишегем” китабын, Апас җирлегендә очрашуларны чагылдырган фоторәсемнәр Һәм Равил Тумашевның Сара апа турында язган истәлек-язмасын тапшырды. Исламия Мәхмүтова (рәсемдә) Нөнәгәр халкын бәйрәм белән котлады, артист халкын авыр елларда җылы өйләренә сыендырып, тәмле ризыклары белән кунак иткән хуҗабикәләргә олы рәхмәтен җиткерде, остазлары Кәшифә апа һәм Равил абый Тумашевлар турында истәлекләре белән уртаклашты. Ул музейга үзләренеӊ гаилә ядкаре булган ”Мәхәббәт чишмәсе” китабын бүләк итте. Малмыж районыннан килгән Сания апа һәм Борнак авылында яшәүче Зәмзәмия апаларныӊ Кәшифә апа һәм Равил Тумашев турында хәтирәләрен зал йотлыгып тыӊлады.

Искә алу кичәсен Фәнзия Төхфәтуллина белән Лилия Закирова эчтәлекле итеп алып бардылар. Режиссерларның иҗат һәм гомер юлларын чагылдырган истәлекләр җыр-бию, Яңгул авылы үзешчәннәре, Нөнәгәр урта мәктәбе укучылары, укытучылары, Балтач район мәдәният бүлеге үзешчәннәре тарафыннан куелган спектакльләрдән өзекләр белән баетылды.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәил улы Гайнетдинов театр сәнгатендә якты йолдыз булган Тумашевларның якты истәлеген киләчәк буыннарга җиткерүдә зур көч куйган Нөнәгәр урта мәктәбе коллективына, музей җитәкчесе Дания Кәлимуллинага, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры администрациясенә һәм артистларына олы рәхмәтен белдерде.

Кичен Тинчурин театры тамашачыларны Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган “Бер күрешү – үзе бер гомер” спектаклен тамашачыга тәкъдим итте.

Тәнзилә ГАБДРАХМАНОВА,

Нөнәгәр урта мәктәбенең тәрбия эшләре

буенча директор урынбасары,


Гөлфинә КӘЛИМУЛЛИНА,

“Мирас” түгәрәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев