Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай безгә бик якын

Республикабызда үтә торган сөекле шагыйребез Габдулла Тукай көннәре Балтач җирлегендә башлана, дип әйтергә тулы нигез бар. Халкыбызныӊ бөек улы аз вакыт яшәсә дә, күптән оныткан бәхетле мизгелләрен, зур югалтуын кичергән - яшьли әнисен җир куйнына сыендырган.

Сосна Пүчинкәсе авылына еллар буе бара торган матур традицияне дәвам итеп, Татарстан Язучылар берлегеннән бер төркем язучылар, шагыйрьләр килде. Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин белән Тукайныӊ бөеклеге, аныӊ язмышы турында гәпләшкәндә туган фикерләрләрнеӊ күбесе Бибимәмдүдә абыстай, Габдулла Тукайга багышланган мәчеттәге эчкерсез сөйләшүдә дәвам ителде.
Укучы балалар, авыл картлары һәм кунаклар алдында Татарстанныӊ баш казые Җәлил хәзрәт, Тукайныӊ ни өчен бөек, дип атаганыбызны, аныӊ милләтебез, иманыбыз турында әле бик билгеле булмаган фикерләре турында тәсфисләп сөйләде. Фоат Галимуллин чыгышында милләтебез турында Тукай ничек кайгырткан, без, татарлар бердәм булып, шагыйрь васыятьләренә тугры калырга тиешбез дигән фикерен җиткерде. Зиратта Бибимәмдүдә абыстай каберенә тере чәчәкләр салынды, аныӊ һәм якыннарыныӊ рухына дога укылды.
Балтач бистәсендә мәдәният үзәгендә килгән кунакларны тамаша залын тутырган укучылар каршылады. Тел һәм әдәбият өлкәсендә үткәрелүче төрле бәйгедә җиӊүчеләр бүләк алды. Әле кичә генә Казанда тәмамланган Халыкара телләр беренчелегендә өченче урынны яулаган, Субаш төп мәктәбенен 8нче сыйныф укучысы Нүрмөхәммәтова Әдилә исемен атауга зал җанланып китте. Җиӊүчеләр безнеӊ арада икән бит.
«Тере» язучыларныӊ чыгышлары, ялкынлы шигырьләре кичәнеӊ матур бизәге булды. Тукайныӊ «Туган тел»ен бергәләп җырлаганда күзләрдә ялтыраган энҗе бөртекләре, үсә торган буынныӊ шигриятькә, халкым язмышына битараф булмавын, очрашуныӊ тәэсирен раслады сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250