Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай – хәтер тоткасы

Татарстан, ил, дөнья күләмендә зурлап билгеләп үтелүче Габдулла Тукайның 136 еллыгы һәм дә Туган тел бәйрәме уңаеннан үткәрелүче «Тукай көннәре» ел да Балтачыбыздан – шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберен зыярат кылудан башлана.

Быел да районыбызга Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать, фән эшлек-лесе, фән һәм техника өлкәсендә дәүләт, Һади Такташ, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, профессор, шагыйрь Рифат Җамал җитәкчелегендә бертөркем язучылар килде – Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Газинур Морат, атаклы диктор, РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Җамал Вәлиди, Мәҗит Гафури, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премияләр лауреаты, профессор Фоат Галимуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты Хәбир Ибраһимов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни, Гамил Авзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты Марат Әмирханов, РФның мактаулы мәгариф хезмәткәре, Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премия лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева, шагыйрә, Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты Галия Гайнетдинова, шагыйрә, публицист-язучы, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Гөлзада Бәйрәмова һәм дә мәгълүм райондаш шагыйрьләребез Гарифҗан Мөхәммәтшин, Фәридә Шакирова, Лилия Гарифуллина, Алмаз Әхмәтгали катнашты.

Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин эш бүлмәсендә мөхтәрәм шәхесләребез белән җылы әңгәмә корды. Аннан делегация Тукаебыз рухын сак-лап яшәгән Субаш авыл җирлегенә юнәлде. Сос-на Пүчинкәсе авылы зиратында шагыйрьнең әнисе каберендә дога укылды, биредә районыбыздан килгән, Тукай иҗатын сөюче һәм дә каләм тибрәтүче укучылар да катнашты, алар язучыларыбыздан әдәп-әхлак-тәрбия юнәлешендә нәсыйхәтләр алдылар, Тукайны җир йөзенә бүләк иткән ана кадеренә төшенделәр һәм үз әниләренә җылы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңладылар. Аннан соң язучыларыбыз-шагыйрьләребез Субаш урта мәктәбенә юнәлде. Биредә бар да Тукайча – таш диварларда бөек шагыйрь әкиятләреннән алынган иллюстрацияләр, кулдан ясалган картиналар да шагыйрь иҗатыныкы. Тукайга багышланган җырлар-биюләр белән тәэсирләнгәчтен, әдәбият әһелләре балалар белән кара-каршы иҗади сөйләшүгә күчте. Җанлы, җылы әңгәмәләр укучылар һәм укытучыларның сорау-лары белән үрелеп барды.

«Әдәби суд» яшь иҗат-чыларны куркыта, ди өметле каләм иясе Гөлназ Әхмәдиева. Олпат язучыларыбыз аннан курыкмаска өндәде, киресенчә, бирегә эләккән әсәрләр өчен куанырга гына кирәк диделәр. «Минем сәгать әкрен йөри бугай», дип шигырь яздыгыз, кызык, нигә шулай дип яздыгыз икән ? – ди Куныр урта мәктәбеннән төгәл фәннәр укытучысы Рамил Нәҗипов Газинур Моратка.

Шагыйрь моны вакытка бәйләп аңлатты, балачакта, яшь чакта вакытны үткәрә алмый тилмерсәк, үскәч, олыгайгач, аның узганы сизелми дә, диде ул. Чыннан да шулай, кызыклы әңгәмәләр дә сизелмичә узып китте.

Бәйрәм Субаш мәдәният йортында дәвам итте. Тукай иҗаты буенча сәхнәләштерелгән өзек, «Син мәңгегә безнең арада, татарның рухы – Тукай» дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңгән балаларны һәм «Алтын каләм» бәйгесендә призлы урын алган яшь каләм ияләрен бүләкләү тантаналарыннан соң, сүз янәдән кунакларыбызга бирелде. Очрашуга авыл кешеләре дә килгән, залдагы тамашачыны иҗат әһелләре шигырьләре белән куандырды. Биредә шулай ук иң күп китап укучы бала белән гаилә дә ачыкланды. Субаш авылыннан Ләйсән Һадиева китап укырга бигрәкләр дә ярата.

– Габдулла Тукай, Абдулла Алиш әкиятләрен, шигырьләрен, хикәяләрен яратып укыйм, – ди икенче сыйныфта укучы Ләйсән. – Әнием Салисә  шигырьләр яза, гаиләдә без өч бала.

Ләйсәнне тагын да күбрәк китап укырга рухландырып, сәхнәгә чакырып бүләкләделәр.

Тукай – хәтер тоткасы. Ел да узучы шушындый очрашулардан соң моның шулай икәнлегенә янәдән инанасың. Ана телебезне югарылыкта тотарга, әхлак-тәрбиягә, тормышның кадерен белергә, анага карата хөрмәт хисләренә дә Тукайдан өйрәнәбез, ул искәртә, онытылып китсәк, менә шушылай, ел да искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукайның 136 еллыгы